Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Изгелекләр эшләргә ашыгыйк

Көз айларына кергәч,районыбыз мәчетләрендә кабат укулар башланды. Саба мәчетендә дистәгә якын мөгаллимә хатын-кызларыбызга дин нигезләрен өйрәтә.

 Дини гыйлемле абыстайларыбыз арасында авылларга йөреп укытучылар да бар. Сабада яшәүче Рәсимә апа Рәхимова, мәсәлән, Саба мәчетеннән тыш Иләбәр, Явлаштау авылы мәчетләрендә дә дини төркемнәр оештырып җибәргән. Атнаның билгеләнгән көннәрендә ул, ара ераклыгына да, һава торышының көйсезләнүенә дә карамый, илһамланып, үз шәкертләре янына ашыга. Шуңададыр, бу яклар, район үзәгендә нинди генә дини чара уздырылмасын, берсеннән дә читтә калмыйлар. Әле алай гына да түгел, үзләре дә дини бәйрәмнәр, конкурслар, вәгазь кичәләре оештырып, тирә-як авыл халкын мәчетләренә чакырып хөрмәтлиләр. Шундый чараларның берсе узган якшәмбедә Явлаштауда «Изгелекләр эшләргә ашыгыйк» дигән исем астында үтте. Анда Саба, Иләбәр, Явлаштау мәчетләрендә Рәсимә абыстай төркемендә дин гыйлемен үзләштерүче хатын-кызлар җыелды. Кичәне Тәслимә Сабирҗанова бәйге формасында алып барды. Коръән сүрәләре буенча сорауларга җаваплар бирелде, хатын-кызлар гыйлем иясе буларак кына түгел, аш-су остасы, дару үләннәре белән сихәтләндерүче, гаиләдә үрнәк әни, әби буларак та сыналдылар. Соңыннан үзләре алып килгән тәмле тәгамнар белән чәй табыны артында сыйландылар. Мәҗлесне оештыручыларга, Явлаштауга баруда транспорт белән ярдәм иткән Васыйл Гыйззәтуллинга, автобус шоферы Рушан Әхмәтҗановка да рәхмәт сүзләре күп яңгырады ул көнне,саваплы гамәлләренең әҗерен күрсеннәр дигән изге теләкләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X