Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кадетлар - ил ышанычы [+фоторепортаж]

Кытайга барып булса да белем ал, дигән борынгылар. Бүген белем алырга анда барып йөрисе юк, күңелең кайда тели- шунда укый аласың. Уку теләге көчле булганнарга бернинди киртәләр булмавына мин Иске Икшермә кадет мәктәп-интернатында тагын бер кат инандым.

Әлеге уку йортын сайлаучы­лар­ның географиясе елдан-ел киңәя. Быел биредә Татар­станның 11 районыннан, Ки­ров өлкәсеннән, Чаллы, Түбән Кама, Ка­зан шәһәрләреннән һәм Удмуртиядән килеп белем алалар. Хәтта Сызрань шәһәреннән килеп укучы да бар. Барлыгы 212 укучының 173е кадет сыйныфында укый, 110 кадет казармада яши. Биредәге таләпләр, тәртип-дисциплина, һәрвакыт хәрби киемнән йөрү - болар бар да кечкенәдән балаларны хәрби яктан әзерләүнең төп шарты. «Мин әти-әниләрне алдан ук кисәтеп куям: бездә укый башлаган беренче айларда балагыз нәрсә дип кенә зарланса да, сез аны бары тыңлагыз гына. Алар әйткәннең бөтенесен дә йөрәгегез аша кабул итмәгез. Чөнки бездәге режимга ияләнмәгән балага адаптация чоры җиңел бирелми. Биредәге тәртипкә буйсынасы килмәгән бала төрле сәбәп табарга мөмкин. Ә 1-2 айдан бар да җайлана. Бераздан балагызның ничек итеп хәрбиләрчә стройда йөрүен, үз-үзен тотышын күреп горурлана башлаячаксыз дип аңлатам», - ди кадет мәктәбе директоры Роберт Галиәхмәтов.

Әле өченче ел гына эшчәнлек алып баручы уку йортының чыннан да горурланыр уңыш­лары, өлге итеп күрсәтер казанышлары бар. Укучыларны бар яктан камил шәхесләр итеп әзерләү юнәлешендә мәктәптә бөтен мөмкинлекләр, матди-техник база, укыту-методик программа булдырылган. Республика кадет мәктәпләренең физик һәм хәрби яктан әзерлеген бәяләүче төп чара булып «Победа» хәрби-патриотик уеннары санала. Әлеге җитди бәйгедә Икшермә кадетлары икенче ел рәттән иң югары баскычта - 1нче урын яулыйлар. 17-19 февральдә Казан шәһәрендә узган бәйгедә Икшермә командасы быел да үзләрен республиканың иң көчле кадетлары итеп күр­сәтте. Ярышлар алдыннан Пет­ров Александр, Ирек Моста­фин, Фәнил Ганиев, Рифнур Шәрәфиев җитәкчелегендә даи­ми шөгыльләнүләр алып барыла. Инде бүгеннән июнь аенда Мәскәүдә узачак "По­беда"ның Бөтенроссия этабына әзерләнәләр. Шулай ук февраль аенда «Перед, юнармейцы!» республика бәйгесендә 15 кадет мәктәбе арасында 3нче урын яулаулары нигезле эшчәнлеккә зур бәя. «Без республикадагы кадет мәктәпләренең иң яше. Алар арасында лаеклы урын яулау - безнең өчен зур җиңү», - ди Роберт Галиәхмәтов. 21 февральдә республика кү­лә­мендәге «Күңелле стартлар» уен­нарында җиңү яулап та мәктәпнең спортта җиңүләр санын арттырганнар. 24 февраль көнне тантаналы линейкада төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган кадетлар тәбрикләнеп, аларга Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. "Победа"да да җиңеп кайтканнар Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләге - кәрәзле телефонга ия булдылар. «Кадетларыбыз уку елының яртысында инде 100дән артык грамота алдылар, 5 сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр кадетлар строй белән йөри белә, автоматны сүтә-җыя ала, хәрби, физик яктан гына түгел, белем буенча да сынатмыйлар», - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Петрова.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев