Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Калатау авылында яшәүче Зәйнәпбикә Мөбарәкша кызы Кашаповага 90 яшь [+фоторепортаж]

Калатау авылында яшәүче Зәйнәпбикә Мөбарәкша кызы Кашаповага 15 декабрьдә 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләде, истәлек бүләге тапшырды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев та ветеранга изге теләкләрен җиткерделәр. Зәһнәпбикә апаның хезмәт юлы элеккеге "Искра" колхозындагы төрле хезмәтләр белән бәйле. Тормыш иптәше Нурлыгаян абыйның вафатына да шактый еллар узган инде. Бүгенге көндә тыл ветераны улы Фәнил һәм килене белән яши. Башка шәһәрләрдә яшәүче кызлары да көн саен әниләренең хәлләрен белешеп тора. Шулай хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, килгән кунакларны да изге теләкләре белән озатты Зәйнәпбикә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев