Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Капиталь ремонтка – кертемнәр

Россия Президенты В.Путин 2012 елның 25 декабрендә "Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актлары нигезләмәләрен көчен югалткан дип тану турында" 271 санлы Федераль закон имзалады. РФ Торак кодексына күпфа­тир­лы йортларны капиталь ремонтлауны финанс­лау системасын булдыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән төзәтмәләр кертелгән....

Россия Президенты В.Путин 2012 елның 25 декабрендә "Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актлары нигезләмәләрен көчен югалткан дип тану турында" 271 санлы Федераль закон имзалады.

РФ Торак кодексына күпфа­тир­лы йортларны капиталь ремонтлауны финанс­лау системасын булдыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән төзәтмәләр кертелгән. Мисалга, йортта торак милекчеләренең торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләре составында капремонт өчен кертем, мәҗбүри даими түләү буларак, аерып алына. Аның минималь күләмен, башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль органы раслаган методик күрсәтмәләргә туры китереп, дәүләт хакимиятенең төбәк органы билгели. Торак милекчеләренә капремонт өчен "минималка"дан күбрәк кертем билгеләү турында карар кабул итү хокукы бирелә.

Капремонт өчен түләнгән кертемнәр, йөкләмә тиешенчә үтәлмәгән очракта өстәлгән, шулай ук махсус счетта акчадан файдаланганга исәпләнгән процентлар капиталь ремонт фондын барлыкка китерә. Милекчеләргә әлеге фондны формалаштыруның түбәндәге ысулларның берсен сайлау мөмкинлеге бирелә: кертемнәрне махсус счетка яисә төбәк операторына күчерү.

Милекчеләрнең гомуми җые­лыш­ларына мөһим роль би­релә. Җыелышта капремонт фондыннан файдалану, аны формалаштыру ысулын һәм махсус счет ачарга, акча операцияләре башкарырга вә­каләтле кешене сайлау турында карар кабул ителә. Җыелышта кабул ителгән карар нигезендә йорттагы гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрелә.

РФ Торак кодексына күпфа­тирлы йортларда гомуми милеккә капремонт үткәрүне оештыруга багышланган аерым бүлек беркетелгән.

Моннан тыш Федерация субъектларының закон чыгаручы (вәкиллекле) һәм башкару органнарын оештыруның го­муми принциплары, җирле үзидарәләр турындагы законнарга, Салым кодексына да үзгәрешләр кертелгән.

Энҗе Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт

2
X