Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Карга боткасы [фоторепортаж]

Узган якшәмбе­дә Саба гимна­зиясенең 3в сый­ныфы­ уку­­чылары бе­лән­ әти-әниләр, "Карга ботка"сы бәй­рәме үткәрдек. Әлеге чараның тәрбияви асылын сыйныф җитәкчесе Лилия Нуриева­ аңлатты.

Ботка­ пешкән ара­да­­ төрле-төр­ле­ уеннар, бәйгеләр оештырылды. Чаңгы
ярышында Илмир Имамиев -1нче, Гадел Вәлимөхәммәтов -2нче, Самат Вәлиев һәм Самат Закирҗанов 3нче урыннарны яуладылар. Аркан тартышуда кызлар малайларны җиңделәр. Шешәгә боҗра киертүчеләр, кашыкка йомырка салып йөгерүчеләр, чүлмәк ватучылар, шулай ук март аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә бүләксез калмады. Кышны өлкәннәр һәм балалар таудан тәгәри-тәгәри шуып озаттык. Бәйрәм ахырында утта пешкән кайнар коймак белән чәй эчтек.

Ата-аналар исеменнән
Ләйсән Габдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X