Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Казанлылар ЮХИДИ хезмәткәренә ташланган

23 октябрьдә Казанда юлда транспорт һәлакәте китереп чыгарган "Дэу Нексиа" автомобиле рулендагы хатын-кыз һәлакәт урыныннан качып китә, шул сәбәпле, эзләүгә бирелә. Көндезге 3ләр тирәсендә юл-патруль хезмәте экипажы башкаланың С.Сәетгалиев - Яр буе урамнары чатында әлеге автомобильне ачыклый. Әмма транспорт чарасы белән идарә иткән хатын-кыз полиция хезмәткәренең туктау турындагы таләбен инкарь...

23 октябрьдә Казанда юлда транспорт һәлакәте китереп чыгарган "Дэу Нексиа" автомобиле рулендагы хатын-кыз һәлакәт урыныннан качып китә, шул сәбәпле, эзләүгә бирелә. Көндезге 3ләр тирәсендә юл-патруль хезмәте экипажы башкаланың С.Сәетгалиев - Яр буе урамнары чатында әлеге автомобильне ачыклый. Әмма транспорт чарасы белән идарә иткән хатын-кыз полиция хезмәткәренең туктау турындагы таләбен инкарь итеп, качып китмәкче була. Куалау нәтиҗәсендә, С.Сәетгалиев һәм Т.Гыйззәт урамнары чатында полицейскийлар хокук бозучының автомобилен тоткарлый.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең берсе машинаның йөртүче ишегенә таба килү белән, салоннан 2 пассажир чыгып, полицейскийга ташлана. Аның хезмәттәше, өстәмә көчләр чакыртып, ярдәмгә ашыга. Алар икәүләп ташланучыларны тоткарлый. Соңгылары якындагы полиция бүлегенә китерелә. Полицейскийларның берсе хастаханәгә озатыла.

Полиция бүлегендә ачыкланганча, тоткарланучылар - хатын-кыз йөртүченең 18 яшьлек улы һәм 24 яшьлек ире. Соңгысы инде 6 тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Әлеге очрак буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 318нче маддәсенең 2нче өлеше ("Хакимият вәкиленә карата көч куллану") буенча эш кузгатылган. "Дэу Нексия" автомобиле белән идарә иткән 38 яшьлек хатын-кыз исә административ җаваплылыкка тартылган. Аңа мөнәсәбәттә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.25нче маддәсенең 2нче өлеше ("Полиция хезмәткәренең яки башкарма хакимиятнең транспорт өлкәсендә күзәтчелек функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль орган вазифаи затының транспорт чарасын туктату турындагы законлы таләбен үтәмәү") буенча администрив материал төзелгән. Әлеге маддә закон бозучыга 500 сумнан 800 сумга кадәр күләмдә штраф салуны күз уңында тота. Автомобиль махсус саклана торган стоянкага урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев