Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кече авылларга РайПО кирәк [+фотолар]

Зур көндәшлек шартларында республиканың күп районнарында райполар бетсә дә, Сабада район кулланучылар җәмгыятьләре кибетләре эшли, авыл халкын азык-төлек белән тәэмин итә. "Ел дәвамында 24 кибет һәм 3 җәмәгать туклануы ноктасы аша 128,7 миллион сумлык товар әйләнеше тәэмин ителде. Шуның 68 миллион сумы яки 67 проценты авыл кибетләре өлешенә туры килде",-...

Зур көндәшлек шартларында республиканың күп районнарында райполар бетсә дә, Сабада район кулланучылар җәмгыятьләре кибетләре эшли, авыл халкын азык-төлек белән тәэмин итә. "Ел дәвамында 24 кибет һәм 3 җәмәгать туклануы ноктасы аша 128,7 миллион сумлык товар әйләнеше тәэмин ителде. Шуның 68 миллион сумы яки 67 проценты авыл кибетләре өлешенә туры килде",- диде вәкилләр белән 2015 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау җыелышында райпо идарәсе рәисе Шәүкәт Гайнетдинов. Еллык хисапта телгә алынган башка күрсәткечләр дә авылларга райпо сис­темасының кирәклеген раслый. Берничә генә хуҗалыклы авыллар да сәүдә хезмәтенә хокуклы. Әлбәттә, андый авылда план үтәве кыен һәм шул сәбәпле сатучы табу да авыр. Авылны кибетсез калдырып булмый. Шуңа күрә кулланучылар җәм­гыяте берлеге рәисе дә "Кибетләрне хужасыз ябык тоту дөрес эш түгел. Са­­­тучы табып эшләтеп җибәрергә яки арендага бирергә кирәк",- дип сөйләде.

Идарә авыл халкын йорт хайваннары өчен ашлык, көрпә кебек товарлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. 2015 ел дәвамында 225 тонна (шул исәптән 40 тонна кукуруз), барлыгы 3 миллион сумлык ашлык, 212 тонна көрпә, катнашазык сатылган. Товар заявкалар нигезендә машина белән турыдан-туры сатып алу­чы­ларның йортына ките­релгән.

"Тимершык" кулланучылар җәмгыяте инкубация сезонында 32545 данә чеби, 3 мең каз бәбкәсе саткан. Быел да, финанс мөмкинлекләре бул­маса да, бурычка акча алып эшне башлап җи­бәрәчәкләр. Ихтыяҗны өйрәнгәннәр. "Халык кызыксына, белешә, быел чебиләр чыгарасызмы, дип сорый",- диде пайчы Асия Хаҗирова.

Кулланучылар җәмгыяте хәзерләүләр эшен дә алып бара һәм Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә йөри. Ел дәвамында 38 тонна ит, 1 тоннадан артык бал, 82 тонна бәрәңге, 990 тонна сөт җыйналган. Райпо системасының үзен­­дә җи­теш­терелгән товар әйлә­нешенең го­муми күләме 14 процент тәшкил иткән. Ярминкәләргә йө­рүдән 1,536 миллион сум өстәмә товар әй­ләнеше алынган.

"Икмәк" җәм­гыяте дә начар эшләмәгән. Хисап чорында яңа төр продукциягә заказлар ала башлаганнар. Әмма продукцияне рекламалау өчен прайс-кәгазь булдырылмаган. Эшләп чыгарылган продукциягә сертификат, штрих-код былтыр да алынмыйча калган. Быел бу эшне ничек тә хәл итүне планлаштыралар. Ассортиментны яңартып һәм заманча эш алымнарына нигезләнеп кулланучыларны җәлеп итү, аларның ихтыяҗын теләсә кайсы вакытта тәэмин итү чаралары кү­рергә җыена. Кулланучы­лар җәмгыятьләре алдында торган бурычларга вә­килләр җыелышын алып барган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев та тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X