Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күңел күзе аша

5 июньдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба, Кукмара, Теләче районнарын берләштергән җирле оешмасының хисап конференциясе узды.

Оешмада барлыгы 279 инвалид исәптә тора. Шуларның 138е - Саба районында. Иң элек җирле оешма рәисе Рәмзия Галимова үз эшчәнлеге белән таныштырды. Бер еллык хисап чорында 16 күз буенча инвалид оешмага әгъза булып кабул ителгән, 13 кеше вафат булган. Конференциягә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы директоры урынбасары, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә директоры Наил Сәфәргалиев килгән иде. Ул махсус китапханәнең эш юнәлешләре, әлеге өлкәгә караган яңалыклар хакында сөйләде. Җыелышта район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин, район инвалидлар оешмасы рәисе Альфред Габдерахманов катнашып, инвалидлар аларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Төрле дәрәҗәдәге күрү сәләтеннән мәхрүм булган инвалидлар арасында район тормышында, мәдәни-спорт бәйгеләрендә актив катнашучылар бар. Оешма рәисе Рәмзия Галимова Сабадан Фәния Шәмсетдинова, Фәнүзә Фәйзетдинова, Олы Арташтан Зилә Кашаповага оешма тормышын җанландыруда һәм төрле чараларда катнашып, башкаларга үрнәк булганнары өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук юбилейларын, түгәрәк даталарын билгеләп үткән делегатларга да бүләкләр тапшырылды. Дөньяга күңел күзе аша карап яшәүче, көчле рухлы, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ихтирамлы һәм игътибарлы булсак иде!

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X