Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күңелдә яшисең, Кырым!

Мин, Рәзинә Нигъмәтҗанова, Кызыл Мишә авылында яшим, Тимершык урта мәктәбенең 11 сыйныфында укыйм. Быелгы җәйге каникулым да күңелемдә матур хатирәләр, күңелле хис-кичерешләре белән кереп калды. Миңа быел икенче тапкыр Кырым Республикасында урнашкан «Мирас» лагерына бару насыйп булды. Без Сабадан өч кыз - Алия Кәримова, Әди­­лә Закирова һәм мин 9 августтан...

Мин, Рәзинә Нигъмәтҗанова, Кызыл Мишә авылында яшим, Тимершык урта мәктәбенең 11 сыйныфында укыйм. Быелгы җәйге каникулым да күңелемдә матур хатирәләр, күңелле хис-кичерешләре белән кереп калды.

Миңа быел икенче тапкыр Кырым Республикасында урнашкан «Мирас» лагерына бару насыйп булды. Без Сабадан өч кыз - Алия Кәримова, Әди­­лә Закирова һәм мин 9 августтан 26сына кадәр лагерьда ял иттек. Быел тагын да күбрәк җирләрне күрү мөмкин булды, экскурсиягә Ялтага, Севастопольга, «Ласточкино гнездо», «Воронцовский дворец» һәм Кырымның иң биек ноктасы - Ай-Петрига алып бардылар. Иң мөһиме - Кара диңгездә коену инде, суы чиста, җылы, һавасы саф, ел буена җитәрлек көч-энергия, рухи байлык жыеп кайттык. Лагерь программасы елдан-ел байый, күңеллерәк, кызык­лырак була. Мөмкинлек булганда, минемчә, барып күрергә, әкияти дөнья белән хозурлану бәхетен тоярга кирәк. "Мирас" лагеры балаларда ли­дерлык сыйфатларын һәм барлык сә­ләтләреңне ачарга ярдәм итә. Быел инде мин 11 класста укыйм, алда имтиханнар көтә. Киләсе елларга миңа анда бару мөмкин түгел ( чөнки 18 яшь тулгач барып булмый) әйдаман булып кына бара аласың. Укучы балаларга шуны җиткерәсем килә: мөмкинлек табып, «Мирас» лагерен барып күрергә тырышыгыз, гомер буена җитәрлек якты хатирәләр сакланачак. Моның өчен ба­ры тырышып укырга, мәктәп тормышында актив булырга, әти-әниеңнең ыша­нычын акларга кирәк.

Рәзинә Нигъмәтҗанова.

Кызыл Мишә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев