Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күңелне савыктыручы хезмәт [фоторепортаж]

Алар төшләрендә дә сәхнә, музыка уен коралы яки узачак чараның сценариен күрәдер. Шуның кадәр илһамланып иҗат итмәсәләр, үзләре дә югары үрләр яулап, халыкны да сәхнәгә тарта алмаслар иде.

Башкаладан килгән танылган җырчылар да, билетлары сатылмау сәбәпле, концертларын куя алмыйча китә кайчакта. Моның төп сәбәбе - үзебездә чаралар күплеге һәм аларның югары дәрәҗәдә оештырылуы. Шул ук вакытта мәдәният хезмәткәрләренең тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә ул чараларда халыкның үзенең дә катнашуы куанычлы күренеш. Димәк, халыкның рухи ихтыяҗы канәгатьләндерелә.

Милли мәдәниятебезгә, матур традицияләребезгә ихлас күңелдән гашыйк, җан атып йөрүче кешеләр барында халыкның рухы киләчәктә дә нык булыр. Халыкның күңелен күрү, тормышка матур фикер тәрбияләү максатында нинди генә чаралар уйлап тапмыйлар алар. "Ызандашлар", "Башваткыч", "Балалы солянка", "Ничә яшьтә булсак та без кияү исемен йөртәбез", "Талантлар утравы". Исемнәре төрле булса да, максат бер - сәләтле, талантлы кешеләрен, гаиләләрне барлау, аларны халыкка күрсәтү, иҗади үсеш өчен юнәлеш бирү, мәдәни ял иттерү.

Агымдагы ел Әдәбият елы уңаеннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да искә алып игълан ителгән театр фестивале дә башланып китте. Авылларда яшәүчеләр дә гөр килеп спектакль уйный. Тырыш хезмәт хөкүмәт тарафыннан­ да бәяләнә. Мәдәният хезмәт­кәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен елның-елында зур уңышлар белән каршылый. 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2нче урынга чыктылар һәм "Lada Largus" машинасы, 300 мең сумга сертификат белән бүләкләнделәр.

- Монда барлык мәдәният хезмәткәрләренең, авылларда эшләүче мәдәни учакларның да хезмәте салынган. Иң күп чараларның безнең районда үтүе, документлаштыру, хисап бирү, республика күләмендәге конкурсларда иң күп катнашу да исәпкә алынган. Театр коллективлары, иҗади берләшмәләр, гаилә ансамбльләре, инструменталь, фольклор ансамбльләренең эшчәнлеге дә күздә тотыла. "Түгәрәк уен" фольклор конкурсында гына да бер көндә 85 кешедән торган коллектив белән чыгыш ясап кайттык. Ул коллективта балалардан алып, өлкән буын кешеләренә кадәр катнашты, - ди район мәдәният йорты методисты Миңнислам Кәримов.

Узган елгы эш нәтиҗәләреннән чыгып, авыл мәдәният йортлары арасында барлык күрсәткечләр буенча I урын - Кече Шыңар мәдәният йортына (җитәкчесе - Фәридә Садыйкова), II урын - Шәмәрдән (Рушания Хаҗиева), III урын - Лесхоз мәдәният йортына (Раиса Сәфиуллина) бирелә. Авыл клублары буенча беренчелек - Иләбәр (Рамил Хафизов), икенче - Туктар (Гүзәлия Мәүлетова), өченче урын - Мамалай авылы клубында (Миләүшә Әхтәмова). Китапханәләр буенча I урын - Шәмәрдән (Любовь Глебова), II урын - Иштуган (Раушания Зәйнуллина), III урын - Иләбәр авыл китапханәсенә (Вәсилә Галиева). Яшелләндерү һәм төзекләндерү конкурсы нәти­җә­ләре буенча "Һәр торак пунктка үрнәк мәдәният йорты" бәйгесендә Шәмәрдән, Лесхоз һәм Керәнне авылындагы мәдәни учаклар призлы урынга кергән.

Мәдәнияткә яшь кадрлар килә һәм заманча белемнәре белән мәдәни тормышка яңа сулыш өрә. Өлкәннәребезнең иҗади коллективлары да кая барса да, призлы урыннар алып, тамашачы алкышын яулый.

Мәдәнияттә матди-техник базаның нык булуы, яңа мәдәният йортлары төзелү, капиталь төзекләндерүләр эшләргә уңайлыклар тудыра, күңел күтәренкелеге өсти. Күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән, талантларны саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерә барып рухи азык өләшкән мәдәният хезмәткәрләренең үзләренә дә һәрвакыт күңел күтәренкелеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X