Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Керәнне авылы клубында оештырылган Нурия һәм Альфирак Сафиннарның бергә яши башлауларына 45 ел хөрмәтенә “Сөю җылылыгын саклап” дип исемләнгән юбилей кичәсе [+фоторепортаж]

Туган авыл, туган туфрак, кендек каны тамган җир... Кеше өчен иң кадерле, иң изге җирләр. Кеше кайда гына яшәсә дә туган ягын, якыннарын сагынып яши, күңеле белән туганнары янына ашыга. Чөнки туган җир аңа яшәргә көч, тормышка ышаныч бирә. Ә менә туган авылында, туган җирендә "оя" корган - гаилә төзеп...

Ул Керәнне авылында иң чибәр, уңган егет булу өстенә, бик матур итеп җырлый да иде. Сәхнәдә татар халкының иң моңлы җырларын күзләрен йомып, сузып җырлаганда залда утыручы тамашачылар сокланып һәм моңланып утыралар иде, дип сөйли Альфирак абый турында яраткан хатыны, балаларының әнисе, оныкларының яраткан әбисе Нурия апа.
Әйе, гаилә тормышы - һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләрнең берсе Керәнне авылында яшәп ятучы Нурия апа һәм Альфирак абый Сафиннар гаиләсе.
Икесе дә колхозыбызда армый-талмый хезмәт куйган кешеләр. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да Альфирак абыйның киң кырлар күкрәгендә трактор - комбайннарны күргәч, йөрәге һаман да шул кырларга ашкынадыр, мөгаен.
Ә инде Альфирак абыйның механизатор хезмәтен башкаруында Нурия апаның да өлеше зур, чөнки ул арып-талып кайткан чагында җылы итеп каршы алган, тәрбияләп, аны яңадан эшенә озаткан. Үзе дә тик кенә ята торганнардан түгел, төрле урыннарда эшли: яшь вакытта дуңгыз караган, озак еллар кибетче, амбар мөдире һәм кабат дуңгыз караучы .
Бергә яшәүләренә 45 ел булган, быел аларның сапфир туйлары. Балаларның беренче тапкыр атлап китүләре, әннә, әттә дип каршыга йөгерүләре, беренче уңышлары өчен сөенүләр... Әйе, болар бүген генә булган кебек. Ә баксаң бер гомер вакыт үткән дә киткән. Ә шулай да күңел барыбер яшьлектәгечә, картаймый, ди Нурия апа.
Нурия апа белән Альфирак абыйның горурланып сөйли ала торган уллары бар.. Уллары Альберт. Алмаз, Айрат та гаиләләре белән бик тату яшиләр. Олы уллары Альберт һәм уртанчылары Алмаз авылда бик матур йорт җиткереп чыктылар. Гаилә корып матур итеп, уңган, тырыш булулары белән авылдашларын сокландырып яшиләр . Төпчек уллары Айрат әти - әниләреннән читтә яшәсәләр дә, аларны кайгыртып торалар, атна саен кайтып авыл җирендәге бетмәс - төкәнмәс эштә булышалар.
"Май чүлмәге тышыннан билгеле" дигәндәй, йортлары яныннан үткәндә үк аларның бик тырыш һәм зәвыклы икәнлекләренә инанасың. Җәй җитү белән Нурия апа һәм Альфирак абыйлар гаиләсенең бакчалары, ишек аллары гына түгел, капка төпләре дә чәчәккә күмелә. Алар өйләренең бөтен әйләнә-тирәсенә туфрак җәеп чәчәк үстерәләр. Капка төбендә чәчкәләр кара көзгә кадәр шау чәчәктә утыра.Сафиннар гаиләсендә һәркем матурлыккка мөкиббән, чисталык-пөхтәлекне яраталар . Ә бит матур җирдә яшәү бөтен кешегә рәхәт. Сафиннар кебек уңган авылдашларыбыздан үрнәк алып, һәркайсыбыз яшәгән җиребезне, әйләнә-тирәбезне ямьләндерергә омтылсак иде .
Гомер юлында очраган сикәлтәләрне җиңел үткәреп, бүгенге көнгә кадәр бер-берсенә җылы караш, ягымлы сүз белән яши алуларына сокланмый мөмкин түгел.
Сафиннар гаиләсе -җырлы-моңлы гаилә.Аларның моңы балаларына, оныкларына да күчкән. Керәнне авылы клубында оештырылган "Сөю җылысын саклап" дип исемләнгән кичәдә авылыбыз үзешчәннәре, Нурия апа белән Альфирак абыйның уллары, киленнәре, оныклары , читтә яшәүче туганнары, күршеләре үзләренең котлауларын ирештерделәр һәм һәрберсе җырларын бүләк иттеләр. Юбилярлар үзләре дә түзмәде бик матур итеп җыр башкардылар.
Юбилярлар Керәнне авылы клубында узган мондый күркәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдереп, тыныч көннәргә сөенеп, авырлыклар алдында сынып калмаска, тормыш юлын лаеклы үтәргә киңәш бирде. Бәйрәмдә котлау сүзләрен җыр-моң, дәртле биюләр алыштырып торды. Кичәдә матур гаиләнең ил күрке булуы ачык аңлашылды.
...Әйе, бу кичәдә һәрбер тамашачы күңеле белән үзенең туган нигезенә, ялан тәпи йөгереп узган болыннарына, җиләк җыеп йөргән урманнарына кайтып килгәндер,үзенең иң кадерле кешеләрен искә алгандыр. Өзелмәсен кайтыр юллар, өзелмәсен туганнар белән аралар, өзелмәсен буыннардан буыннарга тапшырылган җыр-моңнар, нәселләрнең моңлы чылбыры. Әлеге кичә тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев