Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киң күңелгә бар да сыя [+фоторепортаж]

Билгеле булганча, хезмәттәшебез, күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина июль аенда Бельгия татар җәмгыяте берлеге чакыруы буенча китап укучылар белән очрашуда булып кайтты. Гөлсинә ханым Бельгиядәге татар җәмгыятенең рәисе, Ауропа татарлары альянсы генераль секретаре Лилия Вәлиева белән күрешә.

Лилия ханым Казанда туып-үскән. Ул Бельгия җирендә татарларны берләштереп, милләтенең дәрәҗәсен күтәреп гомер итә. Татарларны берләштерүендә ире Жан сәбәпче була. "Бездә бит татарлар күп, сез нигә берләшеп бер җәмгыять оештырмыйсыз", - ди ул. Һәм социаль челтәрләр аша 200ләп татарга элемтәгә чыга. Аларга тагын башка татарлар кушыла, шулай итеп Бельгиядә татар җәмгыяте оеша.
Ауропа татарлары альянсы генераль директоры Флүн Шакиров тәкъдиме белән Ауропа татар альянсының секретаре итеп сайлана Лилия ханым. Европа сабантуйларын оештыруга зур өлеш кертә.
"Лилия Вәлиеваның күңел киңлегенең чиге юк. Сүз арасында Саба районында социаль приют барлыгын әйтеп уздым. Ул шунда ук, күчтәнәчләр бирде. "Казанга мин матди ярдәм күрсәтү уңаеннан киемнәр кайтарган идем. Әнием белән бергәләп приютка илтеп, шунда тәрбияләнүче нарасыйларга тапшырып куандырыгыз әле", - диде. Бүген Лилия ханымның әманәтен үтәдек. Европа татарлары лидерының әнисе Дания ханым белән приютка барып, сабыйларга Бельгия шоколодлары һәм матур киемнәр тапшырдык", - ди Гөлсинә ханым.
Балалар үз чиратында ярдәм күрсә­түчеләргә рәхмәт белдереп, сөенеп озатып калдылар. Игелек җирдә ятмас, үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Фотолар Гөлсинә Галимуллинаның Вконтакте челтәреннән алынды https://new.vk.com/id8341628


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев