Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Саба җәмигъ мәчетендә өмә уздырылды [+фото]

Кичә Саба җәмигъ мәчетендә өмә уздырылды. Мәчетнең тышкы ягында ир-атлар эшләде: биләмә төрле чүп-чардан арындырылды, үзәк даруханә артында кеше буе булып үскән корыган үсемлекләрдән чистартылды.

Чистарып, бушап калган урыннарга 30лап төп миләш, артыш, юкә, сәрви (акация) агачлары утыртылды. Хатын-кызлар мәчетнең эчке ягын тәртипләү белән мәшгуль булдылар: ике катның да тәрәзәләре юылды, тузаннар сөртелде, тәһарәтханәләр тазартылды. Гамәл дәфтәренә бер изгелек өчен мең савап языла торган изге Рәҗәб аенда мондый күмәк эш башкару өмәгә килүчеләрнең күңелен күтәрде, иманнарын яңартты. Сабаның 9 меңгә якын халкы булып, район үзәгендәге бердәнбер мәчеткә өмәгә нибары 30 лап кына кеше килүе (15 ир-ат һәм 12 хатын-кыз) бераз аптырашта калдырды.

Илмира Галимуллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев