Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кич йөрү кыйммәткә төшә

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында барлыгы 43 материал каралды.

Расих Закирҗанов рәислегендә өч сәгатькә якын сузылган комиссия эшендә Эчке эшләр министрлыгының район бүлегеннән балигъ булмаганнарга карата төзелгән административ беркетмәләр тикшерелде. Каралган материалларның 25е гаиләдә спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле булып, балигъ булмаган балаларына начар йогынты ясаган, үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән әти-әниләр комиссия алдында җа­вап тоттылар. Аларга төрле күләмдә штраф чаралары кулланылды һәм билгеләнгән вакыт эчендә ныклы контрольгә алыначаклары искәртелде. Һәрберсенә диярлек Казан шәһәрендә бушлай алкогольдән дәвалану мөмкинлеге тәкъдим ителсә дә, бары бер ир-ат кына ризалык бирде. Эзмә авыл җирлегеннән булган ир-атка балигъ булмаган баланы спиртлы эчемлекләргә җәлеп иткәне өчен үкенү белән бергә, Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 6.10.маддәсенең 1нче бүлегенә нигезләнеп 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Шекше авыл җирлегеннән булган күп балалы әти кешегә берьюлы өч беркетмә тезелгән. Әни кешене дә вакытлыча аналык хокукыннан азат итү турында судка материал әзерләнүен исәпкә алсаң, балаларның алдагы язмышы хафага сала. Шулай ук утырышта ике балигъ булмаган малайның кеше акчасына кул сузу факты да тикшерелде. Аларга караклыкның иң яман гамәл икәнлеге аңлатылып, ныклы контрольгә алыначак­лары искәртелде. Килдебәк авыл җирлегеннән булган ир-атка баласы бер ел эчендә чикләнгән вакыттан соң полициягә кабат эләгүе сәбәпле, 2000 сум штраф түләтү турында карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X