Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Килә ява, килә ява”

Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында оешма-учреждениеләрнең үзешчән сәнгать осталары театр фес­тивале дәвам итә.

9 февральдә зал тулы тамашачы алдында сәхнәгә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе коллективы Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява" дип аталган комедиясен куйды. Ике пәрдәле пьесада ир белән хатын арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр тамашачыны көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итте. Рольләрне Резеда Вәлиева, Рәшит Гусамов, Лилия Әхмәтова, Рәфыйкъ Зарипов һәм Раил Гыймадиев зур осталык белән башкардылар.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов коллективка тамашачылар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Предприятие директоры Илнур Хәбибуллин спектакльнең режиссеры Мәдинә Габделхаковага һәм үзешчән артистларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев