Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киләчәк белем бирү сыйфатына бәйле [+фоторепортаж]

Мәгариф хезмәткәрлә­ре­нең "Белем бирү сыйфаты - җәмгыятьне үс­терүдә тотрыклы ре­сурс" дигән темага багышланган август киңәшмәсендә мәктәпләр эшчәнлеге һәм белем бирүнең сыйфаты турында уртага салып сөйләшенде.

Узган уку елына йомгак ясалды, проблемалар күтәрелде, яңа бурычлар һәм мәгариф системасы үсешендә юнәлешләр билгеләнде. Билгеле, бурычларны узган эшкә нәтиҗә ясаудан башлыйбыз. Мәгариф системасында эшнең ахыргы нәтиҗәсен чыгарылыш уку­чыларының бердәм дәү­ләт имтиханнары ачык күрсәтә.
-Белем алу өчен мөмкин­лекләр тудырылса да, сыйфаты әлегә ка­нәгать­ләндерми, - дип белдерде район мәга­риф идарәсе башлыгы Илфат Шакиров үзенең чыгышында. - Белем сыйфатының төп күрсәткече саналган уртача балл - республиканыкы белән чагыштырганда, бары тик 6 фәннән (математика (профиль дәрәҗәсе), физика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, рус әдәбияты) генә югары. Калган фәннәрдән түбән. Шулай ук, инглиз теленнән (узган ел бу күрсәткеч югары иде), районның уртача баллы (73,00) республикадан (73,11) түбән. Быелгы нәтиҗәләрнең берникадәр үсеше күзәтелсә дә, БДИның калган 5 фәнен­нән түбән баллар булуы, белем бирү сыйфаты күр­сәткечен төшерә, - диде ул. Тәнкыйтькә алынган мисаллар моның белән генә чикләнми. Балалар бак­чаларында үткәрелгән тест нәтиҗәләренең дә сөендермәвен әйтеп үтте идарә башлыгы.
Фоторепортаж 1
Фоторепортаж 2

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев