Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

КИРӘКСЕЗ БЕЛЕШМӘЛӘРДӘН АЗАТ ИТҮ

27 октябрьдә Хөкүмәт йортында ТКХ өлкәсен реформалаштыру, капиталь ремонт, "Чиста су" программасы, күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бирү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе үтте.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков киңәшмәдә: "Кешеләрне кирәксез белешмәләр артыннан йөрүдән азат итәргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте муниципаль берәмлек башлыкларына.

Артык белешмәләр таләп иткән өчен административ җаваплылык каралган, дип искәртте ул. Вазифаи затлар өчен штраф күләме 10 мең сумга кадәр булырга мөмкин, күпфункцияле үзәкләр, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре өчен - 3 мең сумга кадәр.

Әгәр гражданнардан ведомстволар арасында бер-берсеннән алмаша торган документ сорыйлар икән, бу хакта (843) 5-114-115 телефоны аша Ведомствоара элемтә системасының техник ярдәм кайнар линиясенә хәбәр итәргә мөмкин. Гражданнарга алардан таләп ителергә тиеш булмаган документлар исемлеген өйрәнергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев