Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ–ҖЫЛЫЛЫК МӘСЬӘЛӘСЕ

10 сентябрьдә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов оешма-предприятие, бүлек җитәкчеләре, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлык­лары катнашында киңәшмә үткәрде.

Җыелышта күтәрелгән төп мәсьәлә - ягулык сезонына әзерлек. Кайбер балалар бакчаларында төзекләндерү эшләре тәмамланмау сәбәпле, бинаны җылытуда тоткарлык­лар килеп туган. Район башлыгы тарафыннан әлеге кимчелекләрне бетерү, якын көннәрдә җылылык җибәрүне хәл итү бурычы куелды.

Киңәшмәдә күтәрелгән икенче сорау - тирә-юньнең чисталыгы. Бу уңайдан санитар чистарту айлыкларында эш алып барылса да, авылларда чүпле урыннар күп. Дөресрәге, чистартканны кабаттан пычрату, тиешсез урыннарга чүп ташлау очраклары күзәтелә. Авыл җирлекләре башлыкларына халык белән уртак фикергә килеп, инеш буйларын, ышыклау полосаларын чүп-чарлардан арындыру буенча ныклап эшләргә йөкләмә бирелде. Әлеге мәсьәләгә көзге чорда аерым контроль кирәклеге турында әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев