Кол Шәрифтә Коръәнне тәүлек буе укыйлар
Татарстанда Яңа проект-Кол Шәриф мәчетендә тәүлек буе Коръән уку гамәлгә кертелде 3гыйнвар - мөселманнар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне - Мәүлид бәйрәме көнне Татарстанның Кол Шәриф мәчетендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте уникаль проект - тәүлек буе Коръән укуны чынга ашырды. Изге китапны 30 га якын хафиз бер-берсен 2 сәгать саен алмаштырып...
Татарстанда Яңа проект-Кол Шәриф мәчетендә тәүлек буе Коръән уку гамәлгә кертелде
3гыйнвар - мөселманнар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне - Мәүлид бәйрәме көнне Татарстанның Кол Шәриф мәчетендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте уникаль проект - тәүлек буе Коръән укуны чынга ашырды.
Изге китапны 30 га якын хафиз бер-берсен 2 сәгать саен алмаштырып укыячак. Алар намаз вакытында гына туктап торачак, чөнки биш вакыт намаз уку - һәр мөселманның вазыйфасы.
ТР мөфтие Камил Сәмигуллин Россиядә яңа проектка старт бирде. Ул Коръәнне шәхсән беренче булып укыды.
Проект дөнья беткәнче дәвам итәчәк, дип белдерде Камил хәзрәт. ("Татар-информ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев