Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Командага җиде медаль

Район инвалидлар оешмасының Азат Әхмәтов җитәкчелегендәге чаңгычылар командасы Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.

Коляскадагы спортчылар арасында 2 километрлы дистанциядә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, Шәмәрдәннән Раил Галиәкбәров Чемпион титулына лаек булды. Шушы ук дистанциядә Сабадан Талыйп Галиев һәм Курсабаш авыл җирлегеннән Илнур Мотыйгуллин үз спорт категориясендә 2нче һәм 3нче урыннарны алдылар.

Хатын-кыз спортчылар бер километрлы дистанциядә узышты. Бу ярышта Юлбат авыл җирлегеннән Фәнзилә Галләмова 3нче урынны алды.

Чаңгычылар эстафетасында Талыйп Галиев, Илнур Мотыйгуллин һәм Фәнзилә Галләмова составындагы команда 1нче урынга чыкты.

Р.Мөхәммәдиев,

район инвалидлар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев