Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Конкурс тәмам: «Минем мәхәллә мәчете» [+фоторепортаж]

Аллаһ йортларында кечкенә балаларны күргәч, күңелне аерым бер хис биләп ала.Яшел хәтфә паласта- намазлыклар өстендә кояш нурлары уйный, диярсең.

Ак яулыклы кызлар, түбәтәйле малайлар нәни кулларын догага күтәргәндә, бөтенләй дә күңел нечкәрә. Соңгы араларда Саба мәчетендә бу күренешкә еш шаһит булырга туры килде.Чөнки район мөхтәсибәте тарафыннан, аерым мөгаллимәләр тырышлыгы белән дә, балалар өчен дини чаралар еш уздырылып тора. Узган якшәмбедә шундыйларның берсе- ТР Диния Нәзарәтенең Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан районыбызның бакча балалары һәм башлангыч сыйныфта белем алучы укучылары арасында игълан ителгән «Минем мәхәллә мәчете» дигән рәсем конкурсы җиңүчеләре чакырылып тәбрикләнде.

Конкурска барлыгы 150дән артык эш кабул ителгән. Араларында гади карандаш белән ясалганнары да, төрле төстә буяулар кулланып төшерелгәннәре дә, апликация формасында иҗат ителгәннәре дә бар. Төрле материаллардан мәчетнең кечкенә вариантын да ясап китерүчеләр булган (кайбер эшләр белән saby-rt.ru сайтында танышырга була). Кыскасы, балаларның осталыкларына, иҗат итү мөмкинлекләренә хәйран калырлык. Шуңа күрә бәйгегә нәтиҗә чыгаруы да җиңел булмаган. Дин әһелләренә бу эштә Балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимнәре ярдәмгә килгән. Шулай итеп, конкурс кагыйдәләре буенча Шәмәрдәннән Айгөл Әбсалихова, Курсабаштан Гөлгенә Хуҗиева, Сабадан Зәринә Хубайбуллина, Данияр Габделманов, Ислам Галимов, Эзмәдән Әмилә Газизова, Нәфисә Зәкәрова эшләре иң яхшылары дип табылган. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов призлы урын алучыларга Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Һәр катнашучы балага, укучыларын әзерләгән мөгаллимнәргә дә сертификатлар һәм кызыксындыру призлары әзерләнгән иде. Иң зур активлыкны Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасы күрсәтүен дә әйтеп узарга кирәктер. Нәниләр белән бергә ул көнне, тәрбияче апалары, әти-әниләре дә сөенде.

[фоторепортаж]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев