Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кояш кызы Ләйсәннең уңышлары

Сабада яшәүче сәләтле биючебез-Кояш кызы Ләйсән Зарипованың уңышлары турында күңелле хәбәрләр ирешеп тора.

Әле ноябрь аенда гына Мәскәүдә узган интеграцион иҗат коллективларының Vнче «КОСМОФЕСТ 2015» фестивалендә лауреат исеме һәм иң зур бүләк- Гран-при алып кайтканнар иде. Һәм менә яңадан зур уңыш - шул ук Мәскәү шәһәрендә узган «Inclusiv Dance" III Халыкара хәйрия бию фестивалендә сәхнә дусты Альбина Фәтхриева белән 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Әлеге конкурсның дәрәҗәсе бик югары. Быел анда Россиянең һәм Европа, Азиядән барлыгы 500 ләп кеше катнашкан. Фестивальгә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм өлкәннәрнең педагоглары, хореографлар белән бергә дуслары, туганнары да килгән. Безнең Ләйсән белән Альбина дуэты бию башкарганда залда алкышлар тынып тормаган. Сәхнәдәге көчле энергетика, дәрт, яхшы кәеф кызлардан әнә шулай тамашачыга күчкән. Танылган артистлар белән зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы, булачак хореограф Альбина да Ләйсәннең осталыгына соклануын яшерми:«Аның тырышлыгына, үҗәтлегенә таң калырлык. Бию хәрәкәтләрен үзе уйлап чыгара, кайвакыт мин аңа ияреп кенә барам. Ләйсән бик молодец кыз! Әлеге фестивальнең дә чын йолдызчыгына әверелде ул. Ләйсәнне шулай канатландырып, үсендереп торучы әнисе, алтын йөрәкле Рәмзия апага зур рәхмәт »,-ди.

Илмира Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев