Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күп әти-әниләрне борчыган сорауга җавап

Хөрмәтле әти-әниләр! Мәктәпләрдә мәҗбүри бердәм форма 2013 елдан гамәлдә. Быел, оптимальләштерү ихтималын күздә тотып, һәр мәктәптә бер үк төстәге форма тектерү бурычы куелды.

Сайлап алулардан соң заказны үтәүчеләр билгеле булды, алар - Казандагы "Адонис" фабрикасы һәм "Ирэн" тегү остаханәсе. Әлеге оешмалар белән төзелгән килешү нигезендә, формалар 23нче августка әзер булырга тиеш иде. Ләкин әлеге фирмалар заказларны куелган срокка үти алмадылар. Бу әти-әниләргә күп кенә кыенлыклар тудырды. "Адонис" фабрикасы һәм "Ирэн" тегү остаханәсе җитәкчеләре белән сөйләшүләр булды. Җитәкчеләре кызлар киемен 5нче сентябрьгә кадәр, малайлар формасын 20нче сентябрьгә кадәр китереп бетерәбез дип ышандырдылар.

Тудырылган кыенлыклар өчен Мәгариф идарәсе барлык әти-әниләрдән гафу үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X