Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Криминалист буласым килә” [+фоторепортаж]

Укучылар күңеленә хуш килгән һөнәр сайласыннар өчен аларны төрле хезмәт башкаручылар белән якыннан, эш урыннарына алып барып таныштырырга кирәк.

Икшермә кадет мәктәбе-интернатында моны яхшы аңлыйлар. Узган атнада 32 кадетны "Закон һәм хокук тәртибе" атналыгы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенә экскурсиягә алып килгәннәр иде. Аларны бүлек эшчәнлеге белән начальник урынбасары Ленар Хәбиров таныштырды. Эксперт-криминалист Марсель Гариповның гади скотч, йомшак пумала, махсус порошок һәм аны эзгә сөртә торган эбонит таякчыгы ярдәмендә ничек итеп җинаятьче калдырган эзләрне табу һәм тикшерү серләрен өйрәтүе кадетларда аеруча кызыксыну уятты. Җинаятьче калдырган бармак эзләрен алу процессын зур игътибар белән күзәттеләр.

-Бик сак эш итү сорала, ялгышканда бер гаепсез кешегә шик белдерелергә мөмкин. Шуңа күрә бармак эзләре төшерелгән кәгазь махсус пакетка салына. Аны криминалисттан башка кемдер ача икән, ачылуы турында язу чыга,- дип аңлатты эксперт.

Аннары бармак эзен алуны практик рәвештә башкарып күрсәтүне кадетлар Илнар Муллагалиев, Булат Газизов һәм башкаларга тапшырды. Үсмерләр арасында киләчәктә үз хезмәт юлын, язмышын Законга хезмәт итүгә багышларга теләк белдерүчеләр дә булды. "Инде бүгеннән криминалист буласы килә башлады. Бик кызыклы хезмәт, шуңа күрә ошаттым. Мәктәпне тәмамлагач, училищега укырга керәсем, полицейский буласым килә",- диде Кирилл Петров. Экскурсияне оештыручыларның, дөресен генә әйткәндә, төп максатларыннан берсе шул - хокук сакчыларына алмаш тәрбияләү өчен яшьләрдә кызыксыну уяту иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X