Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Криштиану Роналду Ислам динен кабул итмәкче?

"Реал" командасы уенчысы Месут Озил Индонезия сайтларының берсенә биргән әңгәмәсендә дөньяның иң танылган футболчысы Криштиану Роналду Коръән укый, дип белдерде.

Озил сүзләренә караганда, Роналду Ислам динен кабул итеп, туры юлга басарга мөмкин. Роналду Коръән сүрәләрен бик яратып тыңлый икән. Әле алай гына да түгел, ул Озилдан Коръән укырга өйрәтүне дә сорый. "Криштиану гарәп хәрефләрен таный инде. Дөрес, барысын да түгел. Криштиануның яң яраткан сүрәсе - Әлхәм (Фатыйха)", - дип өстәде Месут Озил. Роналду - футбол тарихында иң кыйммәтле уенчылардан санала. Ул Англиянең "Манчестер Юнайтед" командасыннан Мадридның "Реал"ына күчә. Әлеге күчү "Реал"га 93,4 миллион еврога төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криштиану роналду реал ислам дине