Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кукмарадан җиңеп кайттылар

8 февральдә Кукмара районында "Ел хатын-кызы", Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона туры уз­ды.

Бәй­гегә 9 районнан килгәннәр иде, Саба районыннан 6 ха­тын-кыз катнашты. Алдан әзерләнү күркәм нәтиҗәләрен бирде, сабалылар призлы урыннарга чыктылар. Уңышны "Өлкәннәр" номинациясендә шагыйрә-композиторыбыз Рәйсә Имамиева (1нче урын), ветеран укытучы Физия Шәйхетдинова, "Хатын кыз: мәдәният һәм рухият"тә - Кече Шыңар мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Шәйдуллина, "Минем язмыш - минем һөнәр"дә - Лесхоз сувенир цехы эшчесе Әлфия Яруллина (1нче урын), "Хатын-кыз - лидер"да - Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәлилова, "Ир-ат - лидер"да Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе директоры Фәнис Вәлиев (1нче урын) тәэмин итте. Җиңүчеләргә республика бәйгесендә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X