Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Куллану кәрҗине кыйммәтләнә

Быелдан бәясе яшәү минимумына бәйле булган куллану кәрҗинен яңача билгели башлыйлар.

Бу "Россия Федерациясендә яшәү минимумы күләме турында" һәм "Тулаем алганда Россия Федерациясендә куллану кәрҗине турында"гы Федераль законнарга үзгәрешләр керткән төзәтмәләрнең үз көченә керүе белән бәйле. Моңарчы кәрҗин иң мөһим ризыкларны һәм хезмәт күрсәтүләрне куллануның минималь нормативларыннан чыгып исәпләнде. Хәзер, дөнья күләмендә ничек булса, шулай: бер үк вакытта халыкның матди байлык-уңайлыклардан чынбарлыкта минималь куллануы турында мәгълүматларга нигезләнгән статистик ысулдан да файдаланылачак. Быелдан башлап, азык-төлек натураль күрсәткечләр белән, ә азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр - ризык бәясеннән чыгып, процентларда билгеләнәчәк. Куллану кәрҗиненең бәясе уртача 200-400 сумга кыйммәтләнәчәк һәм яшәү минимумы күләменең (шул исәптән пенсионерларның да) үсүенә китерәчәк. Нәтиҗәдә социаль тү­ләүләр күләме дә арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куллану кәрҗине

2
X