Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кырларда кукуруз уралар [+фоторепораж]

Районда терлекләрнең баш саны күп, аларны кыш чыгарлык азык запасы белән тәэмин итү - төп бурыч.

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында кукуруз уру һәм аны силоска салу - көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Әлеге культура быел районда 4800 гектарда игелде. Шуның 50 гектары - бөртеккә, калганы - силос өчен. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда аны җыеп, силос салу бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 30 сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2400 гектардан 47 мең тонна силос әзерләнгән. "Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасында - 5533 тонна, "Кибәче" бригадасында - 4700 тонна, "Мөхәммәтшин" крес­тьян-фермер хуҗалы­гын­да - 5172 тонна, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килде­бәк бригадасында 3981 тонна, "Эзмә сөтчелек комплексы"нда - 3018 тонна, "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгында - 2660 тонна силос салынган. "Саба" җәмгыяте "Сатыш" бригадасында - 7657 тонна силос салынган, 7098 центнер кукуруз бөртеге сыттырып пленкаларга тутырылган. "Шытсу" җәмгыятенең Югары Шытсу авылы ягындагы кырда "Саба" җәмгыяте бригадасы эшли.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X