Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Кыш бабай” – Курсабашта

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты Яңа ел котлауларын "Кыш бабай" беренчеләрдән булып 2012 елны күркәм хезмәт уңышлары белән төгәлләүче "Курсабаш" җәмгыяте терлекчеләр коллективына ирештерде.

Хуҗалыкта сөт һәм ит җитештерүдә узган елга карата 128-149 процент үсеш тәэмин ителде. Сату күрсәткечләре тагын да югарырак. Сөт җитештерү - 15158 центнерга (129 процент), ит - 1535 центнерга (161 процент) арткан. Сыерларның продуктлылыгы уртача 6047 килограммга җиткән. Бозау алу былтыр 355 баш булса, быел 421 башка җиткерелгән, ягъни 66 баш күбрәк алынган. Шушы гомуми тырышлыкның нәтиҗәсе еллык акча керемендә дә уңай (108 процент) чагылыш таба.

Узган ел октябрь аенда файдалануга тапшырылган саву заллы заманча сөтчелек комплексында быел савым сыерлар саны сиксән башка арттырылып 300 башка җиткән. Аларны саву биш операторга беркетелгән. Хәзерге көндә һәр сыердан савым уртача 16,8 килограмм тәшкил итә, ул узган елның шушы чорына карата өчәр килограммга күбрәк.

Мөгезле эре терлекләрнең дә баш саны 1 гыйнварга 1180 баш тәшкил итә, алары 160 башка ишәйтелгән. Терлек азыгы да мал-туарга җитәрлек күләмдә мул итеп әзерләнгән. "Былтырдан һәр баш шартлы терлеккә 24 центнер азык запасыбыз калган иде, быел яңадан 30 центнер исәбеннән сенаж, силос, печән тупланды. Болары - игенчеләребезнең уртак тырышлыгы",- ди җәмгыять җитәкчесе Тәлгат Хуҗин.

Җәмгыятьтә булган мал-туарны уңайлы шартларда асрау өчен һәрдаим яңа төзелешләр алып барыла. Быел 5 октябрьдә тудыру бүлеге, 20 октябрьдә яшь бозаулар өчен яңа торак файдалануга тапшырылды. Хәзерге вакытта таналар үстерү өчен 300 башка исәпләнгән яңа торак төзелеше алып барыла.

Тотрыклы продукция алуга ирешү өчен беренче чиратта аның нигезе нык булу кирәк. Курсабашлылар әлеге шартны яхшы аңлап эшлиләр. 26 декабрь көнне Кыш бабай" катнашында узган Яңа ел бәйрәме уңаеннан оештырылган чәй өстәле артында сөйләшү нигездә шушы хакта барды. Шушы җәмгыятьтә терлекчелектә эшләп декабрь аенда 55 яшен түгәрәкләүче Зөлфия Фәхретдинованы юбилее белән тәбрикләгәндә Тәлгат Әхәт улы хуҗалыкның икътисадый ныклыгы өчен хезмәт кешесенең олы тырышлыгы салынуын аеруча ассызыклап җиткерде. Коллектив Зөлфия кебек уңганнар белән көчле. Миңнерәйлә Кәримова алтмыш яшенә якынлашып килсә дә, терлекчелектә эшләвен дәвам итә. Таналар торагына эшкә улы Зөлфәтне дә тарткан. Яңа ел табыны артында хезмәттәшләренә җылы теләкләр җиткерелде. Иске елның кайсы ягы белән истә калуын да уртаклаштылар. Әйтик, Миңнегөл Кәримованың - беренче, Миңнерәйлә апаның дүртенче оныклары туган. Фиргать Вәлиев гаиләсе ипотека программасы буенча төзелгән яңа йортта беренче Яңа ел кышын каршылый. Тормыш шулай, һәркемнең үз куанычы белән үрелеп дәвам итә. Елан елы бары тик, уңыш-куанычлар гына алып килсен.

Гөлсинә Галимуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев