Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кыска итәк кигән хатын-кызларны ирләр кыерсыта

Төмән өлкәсенең Казыят мөселманнар идарәсе башлыгы Фатыйх Гарифуллин гүзәл затларга зур кисәтү белән чыкты.

"Җылы көннәр якынлашу белән, кызлар үзләренең тышкы кыяфәтләренә, бигрәк тә киемнәренә игътибар итсеннәр иде, - ди Гарифуллин, - әлеге сүзем хатын-кызларны саклау максатыннан әйтелә. Узган атнада Мисырда булдым. Урамда 30 градус кызулык. Бер хатын-кыз бара: озын күлмәк, яулык кигән, үзе горур атлый. Ә бездә кояш кыздыра башладымы, кыска итәк, ачык майка кияләр, җилкәдә, аркада татуировклар. Алар мондый кыяфәт белән ирләрне котырталар, үзләренә җәлеп иттерәләр. Моның ахыры бик аяныч булырга мөмкин".

Исегезгә төшерәбез, нәкъ шундый фикер белән 3 ел элек протоиерит Всеволод Чаплин да чыккан иде. Ул вакытта аның сүзләре җәмгыяттә зур резонанс тудырды. Чаплин: "Әгәр хатын-кыз кыска итәк кигән икән, ул кавказ ирләрен генә түгел, рус ирләрен дә котырта. Хатын-кыз исерек булса, ирләр тагын да котыралар бит! Әлеге хатын-кыз шундый кыяфәте белән ирләрне аралашуга чакыра. Ә бу көчләү белән тәмамланырга мөмкин. Менә шул сәбәпле, рус кызлары кавказ ирләре тарафыннан кыерсытылалар да инде" ,- дигән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыска итәк мини юбка

2
X