Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Кыяр – 4,5 тонна, әмма кәбестәне бет басты” [Саба районы мәктәп директорларыннан сораштыру]

Игенчеләр кырдагы уңышны җыйганда, мәктәп укучылары һәм укытучылар бакчадагысын банкаларга тутыра, үзләреннән артканын сатуга чыгара. Мәктәп яннарын аллы-гөлле чәчәкләргә күмә. Матурлыкны бар да яратабыз. Әмма аны тырышлар гына үз куллары белән булдыра. Укытучылар да каникул чоры дип тормый, белем йортларында җәйге эшләрен дәвам итә. Бу көннәрдә без дә берничәсеннән җәйге...

Игенчеләр кырдагы уңышны җыйганда, мәктәп укучылары һәм укытучылар бакчадагысын банкаларга тутыра, үзләреннән артканын сатуга чыгара. Мәктәп яннарын аллы-гөлле чәчәкләргә күмә. Матурлыкны бар да яратабыз. Әмма аны тырышлар гына үз куллары белән булдыра. Укытучылар да каникул чоры дип тормый, белем йортларында җәйге эшләрен дәвам итә. Бу көннәрдә без дә берничәсеннән җәйге уңышлары турында кызыксындык.

Равил Шәйдуллин, Иске Мичән мәктәбе директоры:

-Ел бик уңышлы килде. Кыярдан гына да 4,5 тонна уңыш җыйдык. Иртә яздан сата башлаган идек, 200 мең сумнан артык акча эшләдек. Өч литрлы 700 банка тозлап та куйдык әле (фотода). Кыш көне анысын да алалар, алдан ук белешеп куючылар бар. Хәзерге вакытта помидор маринадлыйбыз, уңыш әйбәт. Алма һәм кара миләштән кайнатманы да күп әзерлибез. Кәбестәне 150ләп төп утырткан идек, әмма бет басты, бу арада шуңа каршы көрәшәбез.

Диләрә Нуриева, Кызыл Мишә коррекция­ле белем бирү мәктәбе директоры:

-Мәктәп коллективы да, укучыларыбыз да бик уңган. Бездә бакча эшләре февральдә үк башлана дисәк тә, дөрес булыр. Балалар белән бергәләп, рассада өчен орлык утырта башлыйбыз. Теплицага балчык ташу, утырту эшләрендә дә актив катнашалар. Мәктәпнең һәр хезмәткәре җәй буе бакчада эшләде. Хезмәтләребез бушка китмәде. 53700 сумлык кыяр, 6 мең сумнан артык чәчәк үсентесе сата алдык. Сату белән генә түгел, мәктәп үстергән чәчәкләр урамнарны ямьли икән, бу үзе үк күңелне күтәрә.

Рәлиф Мөхәммәтҗанов, Олы Кибәче урта мәктәбе директоры:

-Ел уңышлы килде, бакчада мул булып җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерде. 540 килограммнан артык суган уңышы саттык, килограммын 20 сумнан бирдек. Бүгенге көнгә өч литрлы 170 банка кыяр тозладык, 200 банкадан арттырырбыз дип уйлыйбыз. Кыш көне укучыларга ашатырга да, ярминкәләрдә сату өчен дә әйбәт. 150ләп төп помидор утырткан идек, уңышы мул. Лагерьга, практикага йөрүче балаларга да ашатабыз, сораган кешегә сатып та бирәбез. 350 төп кәбестә, кишер-чөгендер уңышы да куандырырлык. Укучылар көндәлек суын сибә, укытучылар һәм хезмәткәрләр җыелышып чүп утый.

Айнур Хафизов, Түбән Шытсу урта мәктәбе директоры:

-Быел җәй яшелчә, җиләк-җимешкә әйбәт килде бит. Өлгерә тора, сата барабыз. 350 килограммнан артык суган саттык. Шулай ук, ярминкәләргә алып чыгу һәм кышлык өчен дә әзерләдек. Кыяр-помидорларны да тозлап, кышка әзерләү эшләре бара. Сораучыларга кишер-чөгендер сата башладык. Умарталыктагы өч оядан 50 литр бал алдык.

Фирая Харисова, Саба гимназиясе теп­лица өчен җаваплы хезмәткәр:

-Ике теплицада башта чәчәк, кәбестә, помидор үсентеләре үстереп халыкны тәэмин итәбез. Аннан соң гына бер теплицага кыяр, икенчесенә помидор утыртабыз. Помидор-кыярны сатабыз, бәясе үзгәреп тора. Хәзерге вакытта кыярның килограммын 25 сумнан бирәбез. Моннан тыш укучылар мәктәп янындагы бакчада да яшелчәләр үстерәләр.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев