Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кызыңда эшләсәң дә килешү кирәк [фоторепортаж]

Узган җомгада Саба муниципаль районы башкарма комитетының халыкның тормыш дәрәҗәсен кү­тә­рү һәм керемнәрне легаль­ләштерү буенча ведомствоара комиссиясе утырыштан соң кибетләргә чираттагы рейдка чыкты.

Бәйрәм алды булгач, сәүдә нокталарында халык шактый иде. Гыйнвар-февраль ай­ла­рында көнгә бер-ике товардан артык җибәрә алмаган сатучыларның да күңеле күтәрелеп киткән. Ни әйтсәң дә, күбесеннән, безгә сатудан түлиләр, дигән сүз ишетәсең. Монысын яшермиләр. Ә менә "Хезмәт хакларын ничек түлиләр?" дигән сорауга күбесе бик ачылып китәргә теләми. Эшләгәннең бер өлешен конвертларда алучылар бу хакта дәшми калу ягын карый. Хезмәт хакын бу рәвешле түләүнең салымнардан качу икәнлеген аңлатып торырга кирәкмидер. Нәти­җәдә бюджетка тиешле күләмдә салым керми. Мондый хезмәт хакыннан пенсия фондына түләүләр күчерелми, ягъни эшмәкәр күпмедер керемен экономияли. Күрше районнан килеп "Илфани" сәүдә комплексында мебель салоны ачкан сәүдәгәр дә комиссия әгъзаларына Сабаның үзеннән сатучы тотмыйча гына эшләүче итеп күрсәтергә тырышты. "Менә договор, менә кеше",- диде ул салонга товар китерүче хатын-кызга күрсәтеп. Әмма аның күрше районнан көн саен килеп кибеттә сатучы булып утыруы комиссия әгъзаларын ышан­дырмады. Гомумән, салонда сатучы булып башка кешенең эшләвен аның исем-фамилиясе язылган табличка да раслый. Әгәр аның бе­лән хезмәт килешүе рәсмиләштерелсә, барысы да тәртиптә булыр иде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев