Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кызыл Мишә авылында яшәүче Рәсимә Әхмәтова: "Чигү эшенә бер тотынсам, көне-төне шуны эшлим" [+фоторепортаж]

Кызыл Мишә авылында яшәүче Рәсимә Әхмәтованы районда үткәрелгән "Ак калфак"чылар утырышында күрдек тә сокландык. Кул эшләнмәләренең матурлыгына карап бер хозурлансак, үзенең тыйнаклыгына, зыялылыгына карап таң калдык. Күңелендәге шушы сыйфатлар ашъяулык, кулъяулыкларга, тастымал-сөлгеләргә өлгергән сусыл җиләкләр, җете кызыл чәчәкләр булып төшә останың. Шулай булмый ни, чигеләсе эшләнмәләр иң элек күңелдә бөреләнә...

Кызыл Мишә авылында яшәүче Рәсимә Әхмәтованы районда үткәрелгән "Ак калфак"чылар утырышында күрдек тә сокландык.
Кул эшләнмәләренең матурлыгына карап бер хозурлансак, үзенең тыйнаклыгына, зыялылыгына карап таң калдык. Күңелендәге шушы сыйфатлар ашъяулык, кулъяулыкларга, тастымал-сөлгеләргә өлгергән сусыл җиләкләр, җете кызыл чәчәкләр булып төшә останың. Шулай булмый ни, чигеләсе эшләнмәләр иң элек күңелдә бөреләнә бит. Күңел җылысы салынган кул эшләрен хәтта чит илләргә дә алып китәләр. Казанның меңъеллыгында үткән чараларда 100 мең сумлык товар сата ул. Аның өчен базарга, ярминкәгә дә чыгып басмый. Бик пөхтә, югары сыйфатлы кул эшләнмәләрен сатып алучылар үзләре эзләп киләләр. Чигелгән картиналарга заказлар бирәләр. Матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Ә уңган-булган кешеләр аны үз куллары белән иҗат итә.
- Матурлыкны бик яратам. Үз кулларым белән дә гүзәллек тудырасым килә. Аңа карагач башкалар да матурлык турында уйлансын. Чигү эшенә бер тотынсам, көне-төне шуны эшлим, минем башка эшем юк бит. Мал-туарны ирем карый. Тик кенә утыра алмыйм. Телевизорны кабызып куям, ул сөйләп тора, мин бәйлим, йә чигәм. Картиналар чигү катлаулырак. Материалга башта рәсемне төшерәм, аннан кирәкле төстәге җепләрне сайлап, чигү эшенә тотынам. Бер картинаны бер ай эчендә төгәллим, - ди Рәсимә ханым.
Чигү, бәйләү остасының остаханәсе чигү җепләре, материал, йон җепләр белән тулган.
-Минем бармак киергегә әйләнеп бетте, - ди Рәсимә ханым уенын-чынын кушып.
Кечкенәдән үк үзлегеннән бәйләргә, чигәргә өйрәнгән кызның күңеле түзми. Мәк­тәптә укыганда да бәйләү энәләрен, йомгагын үзеннән калдырмый. Бервакыт тормыш иминлеге дәресендә утыр­ганда парта арасыннан тәгәрәп тә киткән әле йомгак. Ул вакытларда иң беренче итеп үзенә башлык, кофта, күлмәкләр бәйләп кисә, бүген күбрәк чигү эшләренә күңел бирә. Шул рәвешле татарның милли бизәкләрен югалтмыйча, киләчәк буынга тапшыру өчен үзеннән зур өлеш кертә. Киләчәк дигәннән, Рәсимә ханым кешелек дөньясының киләчәге өчен, чыннан да, зур өлеш кертә. Завод-фабрикалар тө-­зү, гигант төзелешләр янын­да кул эшләре бик кечкенә дә булып күренер бәлки. Әмма коррекцион мәктәптә белем бирүен дә исәпкә алсак, анда белем алучы егет-кызларны кул эшләренә өйрәтеп, киләчәк өчен зур игелек эшли бу ханым. Ыргакны тотып та карамаган егет-кызлар бүген үзләре чәчәк, киезләр бәйләп сата. Киләчәк буынны, алай гына да түгел, саулыкларында тайпылышлар булганнарны хезмәткә өйрәтүе бу зыялы ханымда зур хөрмәт уята.
Япон технологиясе буенча ыргак ярдәмендә түгәрәк фор­малы киезләр бәйләгән. Аларны үзе генә үреп калмый, тәҗрибәсен башкалар белән дә бүлешә. Укытучыларга, үзе эшли торган мәктәп укучыларына да бәйләргә өйрәткән. Түбән Кама, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә мастер-класслар үткәргән.
- Көзге якта җитмеш алтыны бәйләгән идем, берсе дә калмады, Әниләр көнендә сатып алып бетерделәр. Берсе - 250 сум. Акчасына тагын җепләр сатып алам, - ди Рәсимә ханым.
Соңгы елларда калфак­лар чигеп, аларны энҗе-мәрҗәннәр белән дә бизи башлаган. Күзләрне иркәләрлек матурлык ул калфакларда. Иптәше Идрис абый мал табибы булып эшли. Акыллы, иманлы итеп тәрбияләп үстергән балаларының да үз гаиләләре бар. Диварга эленгән картиналары йорт бизәге булса, Рәсимә ханым үзе милләтебез күрке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев