Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче Рабига Хөснуллинаны тәбрикләделәр [фоторепортаж]

Районыбызда 90 яшьтән узганнарны хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Бәйрәм алдыннан районыбыз җитәкчеләре Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче Рабига Хөснуллинаны тәбрикләделәр.

Рабига апа Кукмара районы Сәрдәүч авылында туган. Хезмәт юлында трактор иярләргә дә, урман эшендә дә катнашырга туры килә аңа. Аннары 23 ел хат ташучы булып эшли, 1980 елда лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны Йосыф ага белән бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә Рабига апа кызы Газизә тәрбиясендә яши. Хезмәт ветеранын олы юбилее белән тәбрик итеп, муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Шулай ук юбилярга социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин да иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев