Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Өлкәннәр клубы”на – 3

Районда "Өлкәннәр" клубы оешып эшли башлавына өч елдан артык вакыт узган. Клубка аралашырга, вакытын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә теләгән өлкән буын вәкилләре һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә җыела. Ил агалары, хәл-әхвәл белешеп, үзара гәпләшеп кенә калмыйлар, җәмәгать оешмасы буларак, хакимияткә үзләренең фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерәләр. Шул рәвешле, районның җәмәгать тормышын да...

Районда "Өлкәннәр" клубы оешып эшли башлавына өч елдан артык вакыт узган. Клубка аралашырга, вакытын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә теләгән өлкән буын вәкилләре һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә җыела. Ил агалары, хәл-әхвәл белешеп, үзара гәпләшеп кенә калмыйлар, җәмәгать оешмасы буларак, хакимияткә үзләренең фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерәләр. Шул рәвешле, районның җәмәгать тормышын да җанландыралар. Өлкәннәр һәр җыелуда оешма җитәкчеләре белән очрашып, үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар. Күптән түгел алар өчеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев та катнашты.

Габит Фәрхетдинов тәкъдиме һәм аның җитәкчелегендә оешкан әлеге клубның актив әгъзалары Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Һәм бу көнне җитәкче итеп, бертавыштан, моңарчы җитәкчелек иткән Габит Фәрхетдинов кабат үзе сайланды.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев