Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлкәннәр сәяхәт итте [+фоторепортаж]

Заман белән бергә өлкән яшьтәге кеше образы да үзгәрә. Пенсиягә чыгып, үз куышына гына бикләнеп яшәми хәзер әби-бабайлар, актив тормыш алып баралалар.

Район авыл хуҗалыгы тармагының җитәкче урыннарында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр дә шушы көннәрдә сәяхәттә булып кайтты. Иң элек Сатыш авылындагы ветеринария пункты, мәдрәсә, Чәбки-Саба авылы мәчетендә булдылар. "Туган як" җәмгыятенең терлекчелек торакларында йөргәндә аеруча да җанлылык сизелде. Авыл хуҗалыгындагы уңай үзгәрешләр, төзелеп килүче терлекчелек торакларын күргәч киләчәк өчен куанычларын белдерделәр. Үзләре хезмәт иткән чорда авыл хуҗалыгындагы кыенлыкларны искә алдылар. Миңгәр авылында төзелеп килүче Сөембикә манарасына тиңләштерелгән корылмада, "Миңгәр-композит" җәмгыятендәге пычкы чүбе һәм пластик кушылып ясалучы материал җитештерү цехындагы эш барышы белән таныштылар. Районның ветераннар советы рәисе Расих Сабиров җитәкчелегендәге өлкәннәр делегациясе әлеге сәяхәтне оештыруда ярдәм күрсәтүләре һәм аларның хезмәт башлангычын югары дәрәҗәдә дәвам итүләре өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә рәхмәтләр әйтеп таралышты. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган барлык өлкәннәр дә бәйрәм күчтәнәче алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X