Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Ләйлә Дәүләтова алдады"

Радиодан бик матур шигырь сөйләде Ләйлә Дәүләтова. Шул шигыренә исәрләндем. «Концертымда бөтен яңалык ачылачак: баламны да күрсәтәм, иремнең дә кем икәнен әйтәм», - дигәч, «Уникс» концертлар залы кассасыннан барып, ике билет алып кайттым. Кем әйтмешли, яңалыктан минем дә артта каласы килми. «Ләйләнең ире кем?», «Баласы кемнән икән?» - дип, бөтен...

Радиодан бик матур шигырь сөйләде Ләйлә Дәүләтова. Шул шигыренә исәрләндем. «Концертымда бөтен яңалык ачылачак: баламны да күрсәтәм, иремнең дә кем икәнен әйтәм», - дигәч, «Уникс» концертлар залы кассасыннан барып, ике билет алып кайттым. Кем әйтмешли, яңалыктан минем дә артта каласы килми. «Ләйләнең ире кем?», «Баласы кемнән икән?» - дип, бөтен кеше шаулады бит.
Хуш, билгеләнгән көн килеп җитте. Ирем белән киенеп-ясанып, концертка киттек. Менә пәрдә ачылды. Сәхнәгә Ләйләнең кепкалы фотолары белән бергә ярымшәрә төшкәннәреннән ясалган плакатлар да эленгән. Сәхнә уртасында - Ранил Нуриев, кырыйда - Ләйлә үзе. Ләйлә шигырь укып алганнан соң, сәхнә тулаем Ранил карамагына гына калды. Минем күңелне һаман теге корт кимерә инде: «Ире шушы егет микәнни?» - дип, иремне бимазалап бетердем.
Шул арада алып баручы Данир Сабиров чыкты да: «Кем иң яхшы гайбәт язып сала, шуңа - бүләк!» - дип сөрән салды. Күзәтеп утырдым, бар халык билетларының арткы ягына шыбыр‑шыбыр язу яза башлады. Әй, яуды хатлар. Әмма аларны укырга дип Ләйлә ханым үзе чыккач, күп кенә хатларның инде чүп чиләгенә очканлыгы мәгълүм булды. Шәхси тормышка кагылган сорауларны «сортировать» иткән икән шагыйрә. Иренең кем икәнен дә, баласының әтисен дә әйтмәде. Бары насыйбының үзеннән яшьрәк икәненә генә басым ясап үтте. Әле иң кызыгы шунда: вәгъдә ителгән бүләкне дә гайбәт язучыга түгел, үзенә, гаиләсенә күптин-күп, чуктин-чук сәламәтлек вә бәхет теләүчегә тапшырды.
Бәй, киенүе дә әллә кем түгел лә! Әле баласын тапканчы ук җизнәмнең юбилеен ул алып барган иде. Шунда кигән алмалы күлмәге һаман да исән икән. Кыскасы, зәвык дигән нәрсәнең эзен дә күрмәдем. Аннан соң, зур заллар арендалап концерт куйган-куйган, азрак үзен бераз тәртипкә китерсә дә була иде бит. Ни чәченә прическа ясатмаган, ни бизәнмәгән. Хәер, гаепләргә тырышмыйм инде үзен. Яшь бала үстерә, бәлки, акчасы юктыр?
Бәхетенә, шул шигырьләре генә коткарды үзен. Җырлавы күңелне айкамады. «Бернигә дә исем китми, гайбәтләрдән өстен мин» кебегрәк юллар сипкәндә, йөзенә карасаң, бер дә алай түгеллегенә төшенерлек иде. Аның каравы, Ранил белән парлы җырларда уйнап та күрсәттеләр. Дөрестән дә, бу егет иреме, әллә юри башны бутыйлармы, аңламассың!
Ярый, хет, сәхнәне Данир Сабиров кыздырды. Ул да булмаса, ник килүенә үкенеп утырган ирем, кайткач, кирәгемне бирер иде!
Ләйлә, Казан, Фучик урамы.
Язма "Шәһри Казан" газетасы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X