Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Людмила Кашапова: "Спортның бу төре белән теләсә нинди урында шөгыльләнергә була"

Соңгы вакытта Саба урамнарында чаңгы таягы тотып йөрүче кешеләр күренә башлады. Хәрәкәт ясаулары нәкъ чаңгыда барган шикелле, аякларында чаңгылары гына юк.

Баксаң, бу рәсми телдә скандинавча йөрү дип атала икән. Хәтта махсус таяклары да бар, спорт кирәк-яраклары сатыла торган кибеттә ул 2 мең сумга якын тора, ди. Чаңгы таякларыннан аермасы шактый: алар кыскарак, шулай ук кыш көне карга батырмый торган өлеше бар, җәй көне асфальтны бозмасын өчен таяк очына түгәрәк кидерелә. Сабада скандинавча йөрү белән кайбер оешма җитәкчеләре дә мавыга башлаган. Иртән эшкә шулай баралар, ял көннәрендә дә хәйран араларны урап кайталар. "Сәламәтлеккә файдасы зур,- диде исемен күрсәтергә теләмәгән шун­дый җитәкчеләрнең берсе. - Гәүдә авырлыгын киметү өчен иң әйбәт күнегү. Бигрәк тә утырып эшләгән кешеләргә тәкъдим итәр идем".

Беркөнне "Ашамлыклар" кулланучылар җәмгыяте хез­мәткәре Людмила Кашапованы да скандинавча йөргәндә очраттым. Кулындагы таякларын җәһәт-җәһәт кенә селкеп эшкә барышы иде.

- Спортның бу төре белән теләсә нинди урында шөгыльләнергә була, оялып торасы юк, - диде Людмила. - Мин үзем скандинавча йөрү белән телевизордан күреп кызыксынып киттем. Файдасы бар. Хатын-кызга гаилә тормышында барысына да өлгерергә кирәк бит, бу яктан да отышлы. Кулдагы таяклар белән этенгәч, кызурак йөрисең. Мускулларның 95 процентын эшләтә, йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә, арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен дә файдалы. Юлымда очраганнар арасында скандинавча йөрү белән кызыксынучылар бар, кайберәүләр чаңгыларың кая, дип тә сорыйлар. Европада шактый таралган спорт төре икәнлеген белмиләр. Аңлатырга туры килә. Гомумән, бу теманы күтәреп дөрес эшләгәнсең. Спорт­ның бу төре өчен аерым вакыт та, акча да кирәкми. Махсус таякларын кыйммәтсенгәндә, чаңгыныкы да алыштыра ала. Хәзергә үзем дә шулай эшлим, таякларын аннары сатып алырга җыенам. Ялкауланмас­ка гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев