Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Максатыбыз - җиңүче булу

Республикада үткәрелгән "Бердәм Россия" көннәрендә татарстанлылар партия вәкилләренә төрле файдалы башлангычлар һәм кызык­лы проектлар белән мөрәҗәгать иткәннәр иде.

Нәтиҗәдә Министрлар Кабинеты июнь аенда муниципаль район һәм шәһәр округларының "халык социаль проектлары" дип исемләнгән эшләренә конкурс уздыру турында карар кабул итте һәм Икътисад министрлыгына бәйгене уздыру буенча тиешле йөкләмә бирелде. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова журналистларга аңлатканча, атамада "халык" сүзе, кешеләр үзләре бу проектларны тәкъдим иткәнгә, аларны тормышка ашыруда катнашырга әзер булганга барлыкка килгән. "Социаль" сүзе - шулай ук аңлашыла дип уйлыйм, чөнки бу социаль әһәмиятле мәсьәләләр, аларны республикабыз районнары һәм шәһәрләре дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк", - диде. Һәр район бу бәйгегә үз проектларын тәкъдим итеп, аларны тормышка ашыруга грант ота ала. Башлангыч сайлап алу туры 2 июльгә кадәр үткәрелеп, һәр район иң яхшы дип тапкан ике проектны билгеләде.

Конкурсның төп бурычлары һәм районыбыз тәкъдим иткән халык социаль проектлары турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов сөйли:

- Бурычларына кил­гән­дә, әлеге проектлар социаль әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итүгә; дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән җирле үзидарәләр, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның хезмәттәшлеген ныгытуга; муниципалитетлар компетенциясендә булган өлкәләргә ресурслар тарту механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелә.

Бүләк фондының гомуми күләме - 35 миллион сум. Финал сайлау­лары нәтиҗәсендә 10 җиңүче һәм 43 лауреат билгеләнергә тиеш. Җиңүчеләр - 1 миллион сумга, ә лауреатлар 580 мең сумга кадәр грантка лаек булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: проектны тормышка ашы­руга таләп ителә торган сумманың 60 проценты грант акчалары булса, 40 процентын муниципаль район үз хисабына капларга тиеш. Грант алган проектларның быелның 1 октябренә кадәр тормышка ашыру күздә тотыла.

Безнең район конкурска ике проект тәкъдим итте. Берсе - Лесхоз бистәсендә вейк паркны эшләп бетерү. Хәзер вейкбординг, ягъни махсус тактага баскан хәлдә тросс ярдәмендә тартылып, суда шуу, авыл җирендә дә популярлаша бара. Конкурста әлеге проектның грант отуы спортның әлеге төрен яратучыларга заманча шартларда шөгыльләнү мөмкинлеге тудырачак. Икенче проект - Шәмәрдәндә күпфатирлы йортлар каршында балалар мәй­дан­чыклары булдыру.

Бәйгенең беренче этабы өч районара мәйданда узачак. Безнең район да кергән Алабуга зонасында проектларны сайлап алу 9 июльдә була. Аларның нәтиҗәләре буенча конкурс финалистлары ачык­ланачак. Әлбәттә, проектларыбызның җи­ңү­челәр исемлегендә булуын көтәбез. Финал этабы 15 июльдә Казанда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X