Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Май нейм из..." - искиткеч

15 августта Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татарстан: инновация төбәге мәгарифе» дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсе узачак.

Киңәшмә кысаларына кергән чаралар "Профессиональлек, инновацияләр, иҗат, уңыш-федераль дәүләт мәгариф стандартын сыйфатлы тормышка ашыруның нигезе" дигән секция эше белән районыбызда инде 8 августтан башланып китте. Секция мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләре буенча белгечләр, балалар бакчалары мөдирләре, махсус педагогик уку йортлары укытучылары катнашында үтте. Алар өч маршрутка бүленеп эшләделәр. Бишенче маршрут буенча Шәмәрдәндәге 3нче, Сабадагы 4нче балалар бакчаларында булучыларга мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә полилингваль белем бирү программасы буенча эш алымнары тәкъдим ителде. Әйтик, Шәмәрдәндәге балалар бакчасында нәниләрне инглиз теленә өйрәтүдә гимнастика чаралары да нәтиҗәле кулланыла. Биш-алты яшьлекләр хәзер "Май нейм из..."ны өйрәнә, чатнатып чит телдә сөйләшә. Сабадагы 4нче "Кыңгырау" бакчасында тәрбияләнүчеләр дә республиканың төрле районнарыннан килгән апаларына үзләренең лингвистик сәләтләрен уен чаралары ярдәмендә сокланырлык итеп күрсәттеләр. "Искиткеч! Булдырдыгыз. Молодцы!"- дип бәя бирделәр тәрбияче-педагоглар аларның чыгышларына.

-Без Сабага яңалыклар ишетергә, матур балалар бакчалары күрергә дип килдек. Заман таләпләренә туры китереп җиһазланган бакчаларны карадык. Тәрбиячеләрнең интерактив такталары чорында тәрбиячеләр яңа методик кулланмалардан бик нәтиҗәле файдаланганнарын күрдек. Миңа калса, Саба якларында мөлаем, искиткеч кунакчыл кешеләр яши. Шулай ук безгә чәчәкле урамнар, чисталык, тәртип бик ошады. Мин секциянең пленар өлешендә "иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дип аталган Республика смотр-конкурсында катнашып 1 миллион сум күләмендә грант откан учреждение җитәкчесе буларак чыгыш та ясаячакмын. Коллегаларым белән яңа инновацион алымнар кулланып эшләвем турында тәҗрибәмне уртаклашачакмын. Без конференциядән үзебезгә бик күп кирәкле материалларны алып кайтырбыз дип өметләнәбез,- диде Яр Чаллының 1нче "шатлык" балалар бакчасы мөдире Илүсә Гамманова. Хәзерге вакытта секциянең пленар утырышы дәвам итә.

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев