Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәчеткә сукмак өзелми

Безнең динебез - Аллаһы Тәгаләдән килгән хак дин - Ислам дине - Раббыбызның барлыгына, берлегенә ышану, аңа буйсыну дигән сүз.

Үзен мөселман дип санаган кеше Аллаһка, аның фәрештәләренә, изге китапларына, пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә, Тәкъдирнең яхшысы да яманы да Аллаһы Тәгаләдән икәненә чын күңелдән ышанырга тиеш. Ислам динен тотучы һәркемгә фарыз гамәл - намаз йөкләнгән. Адәм баласы көнгә биш тапкыр госел-тәһарәтләнеп, Аллаһ каршында әлеге бурычын үтәргә - фарыз намазларны башкарырга тиеш. Өйрәним дигән кешегә хәзер мәгълүмат күп, китаплар, вакытлы матбугат аша да гел өйрәтеп, аңлатып торалар. Яшерен-батырын булмасын, безнең Иштуганда да намаз укучылар күп түгел иде. Мәчетебездә дин нигезләренә өйрәтү дәресләре башлангач, ун-уникеләп кеше белем алырга йөри башлады. Дин нигезләренә Рәйсә һәм Хурзинан абыстайлар өйрәтә. Бүгенге көндә 4 авылдашыбыз Кукмара мәдрәсәсендә дини гыйлем үзләштерә. Әле Мәүлид аенда Пәйгамбәребезне олылап бик күркәм мәҗлес - вәгазь кичәсе оештырдылар. Алга таба дини бәйрәмнәрне шулай бергәләп билгеләп үтәр өчен зур өстәл, аш-су өчен табак-савытлар алып куелды. Әлхәмдүлилләһ, мәчеткә сукмак өзелми. Сукмак дигәннән, мәктәп балалары дәресләрдән соң гыйбадәтханәгә илтүче юлны кардан чистартып, көрәп торалар. Шундый иманлы, тәрбияле балалар үстергән әти-әниләргә һәм укытучыларына рәхмәттән башка сүз юк. Яхшылыклары үзләренә кайтсын.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X