Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МӘЧЕТТӘ УКУЛАР БАШЛАНА

Узган шимбәдә Саба җәмигъ мәчетендә яңа уку елы башлану уңаеннан җирле мәхәллә мөгаллимәләре катнашында киңәшмә булып үтте.

Аны имам-хатыйб Илдар хәзрәт Яхъя үткәрде. Җыелышта укулар расписаниесе, төркемнәргә бүленү һәм уку-укыту тәртибе каралды. Мәчеттә барлыгы 10лап төркем оешачак, дәресләрне атнаның һәр көнендә (якшәмбедән тыш) дини гыйлемгә ия булган 7 мөгаллимә үткәрәчәк. Укыту ир-атлар өчен дә, хатын-кызларга да оештырыла. Башлангыч дини белем алырга теләүчеләр өчен яңа төркем тупланачак. Җыелышта шулай ук җирле мәхәлләләрдә шәкертләргә гыйлемне ТР Диния Нәзарәте тарафыннан билгеләнгән бер программа буенча бирүнең зарурлыгына да басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев