Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МӨДИРЛӘР КИҢӘШТЕ

"Бәләкәч" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә җитәкчелек итүгә һәм документлар белән эшләүгә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда быелгы уку елында эшкә билгеләнгән яшь мөдирләр чакырылды. "Бәләкәч" балалар бакчасы методисты Ләйсән Исмәгыйлова балаларга тәрбия һәм белем бирүне федераль дәүләт таләпләре (ФГТ) буенча тормышка ашыру юнәлешендәге эшчәнлекләре белән таныштырды. Семинарда катнашучыларга "Аэробика" (җитәкчесе Гөлчәчәк Абдуллина), "Җомга бәйрәме" (Айгөл Галимова, Ләйлә Шакирҗанова), экология атналыгын йомгаклау чарасы буларак "Сихерләнгән урман" (Гөлсинә Хәбибуллина), "Уңган егет печән чаба" сәхнәләштерелгән әдәби - музыкаль күренеш (Римма Хөснетдинова, Гөлзилә Ахунова) чаралары күрсәтелде.

Бакча мөдире Фирая Исмәгыйлова төп локаль актлар, хезмәтне саклау, кадрлар эшчәнлеген оештыру белән таныштырды. Балалар бакчасы мөдирләренең район методик берләшмәсе рәисе Миләүшә Исрафилова бакчада тәрбия - белем бирү эшчәнлеген оештыру системасы турында сөйләде. Семинарда, күтәрелгән барлык мәсьәләләргә ачыклык кертеп, район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Айгөл Димөхәммәтова йомгак­лады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X