Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Медицина хезмәткәрләрен тәбриклибез

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәт­кәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйбыз. Бу көнне ак халатлы шәфкать ияләрен, үзләрен дәвалаган, гомерләрен саклап калган табибларны күпләр ихтирам белән искә ала. Дәвалау-профилактика учреждениеләре нинди генә заманча аппаратуралар белән җиһазланмасын, сәламәтлек саклауның төп куәте югары квалификацияле кадрларда -...

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәт­кәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйбыз. Бу көнне ак халатлы шәфкать ияләрен, үзләрен дәвалаган, гомерләрен саклап калган табибларны күпләр ихтирам белән искә ала. Дәвалау-профилактика учреждениеләре нинди генә заманча аппаратуралар белән җиһазланмасын, сәламәтлек саклауның төп куәте югары квалификацияле кадрларда - сайлаган һөнәрләрен күңел биреп башкаручы табибларда, шәфкать туташларында икәнлеге яхшы мәгълүм. Хезмәтегезнең бөтен нечкәлекләрен яхшы белүдән тыш, үзегезне психолог, авырулар сердәше итеп күрсәтәсез. Районыбызда "Сәламәтлек" өстенлекле илкүләм проекты да уңышлы тормышка ашырыла. Сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүдә халыкны борчыган проблемалар уңышлы хәл ителә. Киләчәктә дә хезмәт абруегызны күтәрерсез дигән ышанычта калабыз. Барлык медицина хезмәткәрләренә, ветераннарга гаять җаваплы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев