Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Медведев татарстанлыларга Кырымга һәм Севастопольга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Татарстан түрәләренә Кырымга һәм Севастопольга ярдәм күрсәтүдә - коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларын тиешле дәрәҗәдә эшләтеп җибәрүдә актив катнашулары өчен, РФ Хөкүмәте рәхмәтен белдерде.

Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән карарда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровка, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары ярдәмчесе Альберт Гариповка, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшевка рәхмәт белдерелгән.

Шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ЖКХ программаларын гамәлгә кую һәм файдалану идарәсе башлыгы Илдус Насыйров, Яшел Үзән районы Башкарма комитеты мәдәният идарәсе башлыгы Дмитрий Бечин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының стратегик үсеш идарәсе башлыгы Айрат Усманов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара элемтәләр үстерү бүлеге башлыгы Гүзәлия Хәсәнова да билгеләп үтелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев