Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәхәббәтсез яшәп булмый картайган көннәрдә дә...

Шәмәрдән авылында яшәүче Хәмидә апа һәм Зариф абый гаиләсе белән танышкач, ирексездән әлеге җыр юллары искә төште. Берсенә 91, икенчесенә 88 яшь тулган бу парга карап, мәхәббәтсез яшәп булмый картайган көннәрдә дә, дип юкка гына җырланмаганлыгына инанасың. Алан-Елга авылында туып үскән кызны язмыш иркәләп-сөеп тормаган, әмма сынауларга бирешмәслек сабырлык, көч-куәт,...

Шәмәрдән авылында яшәүче Хәмидә апа һәм Зариф абый гаиләсе белән танышкач, ирексездән әлеге җыр юллары искә төште. Берсенә 91, икенчесенә 88 яшь тулган бу парга карап, мәхәббәтсез яшәп булмый картайган көннәрдә дә, дип юкка гына җырланмаганлыгына инанасың.

Алан-Елга авылында туып үскән кызны язмыш иркәләп-сөеп тормаган, әмма сынауларга бирешмәслек сабырлык, көч-куәт, акыл-зиһен белән бүләкләгән. Әтиләре сугышка киткәндә әниләре итәгендә алар алты бала кала. Беләге көчкә дә туенмаган 15 яшьлек Хәмидә Иштуганда вагон төявен бүген дә оныта алмый. Эшенең авырлыгы бер хәл, бер көнне әнисе тәмам йончыган хәлдә кызын эзләп табып, әтиләренең үлгән хәбәре килүен әйтә. Бу шомлы көннәрне искә алырга да куркыныч. 1944 елда эшче көчләр җитмәү сәбәпле, Хәмидә һәм берничә кызны Шәмәрдәннең ит комбинатына эшкә билгелиләр. Гаилә хәлен аңлаган директор Хәмидәгә йорт биреп, әнисе һәм туганнарын үзе янына алдыру мөмкинлеген әйтә. Комбинат үгезен җигеп Алан-Елгадан туганнарын Шәмәрдәнгә алып менүен бүгенгедәй хәтерли Хәмидә әби. Тормышлар никадәр авыр булмасын, яшьлек канатында тирбәлгән йөрәккә әмер биреп булмый. Нәкъ шушы чорда тимер юлда эшләүче Зариф исемле егет белән сылу Хәмидә арасында мәхәббәт уты кабына. (Тулы язманы газетабызның 22 сентябрь санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев