Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МӨХӘРРИР СҮЗЕ

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, мөхтәрәм райондашлар! Без сезнең белән бай тарихлы район матбугаты аша таныш.

Менә 80 елдан артык инде "Саба таңнары" үз укучысына район яңалыкларын, хәбәрләрен җиткереп килә. Шушы тарихи чорда газетаның мактаулы юл үтүен, эзләнүләр белән яшәвен, тәҗрибә туплавын күрәбез. Укучыларыбыз хатлары - безнең язмаларыбызның чыганагы, алар җәмәгать фикерен, проблемаларга карашларны формалаштыралар, журналистларга район тормышын һәрьяклап яктыртуда ярдәм итәләр. Үзебез дә укучылар белән һәрдаим элемтәдә торырга тырышабыз. Авылларга барганда да укучыларыбызның хәл-әхвәлен сорашуны һәрвакыт максат итеп куябыз. Шулай булмаса, сезне ни кызыксындырганын, кайсы темаларны яратып укуыгызны каян белер идек? Үзара аралашмый гына яшәсәк, даими элемтә тотмасак, һәркем үз темасын табардай газета чыгарып булыр иде микән? Газета битләрендә сезне кызыксындырган сорауларга җавап табабыз, яңа рубрикалар ачабыз. Район матбугатының үзенчәлеге шунда: ул турыдан-туры үз укучылары катнашында чыгарыла. Без укучыларыбызның һәр хатына, һәр җөмләсенә шат. Хәбәрчеләрдән, укучыларыбыздан килгән хатларны газета битләрендә урнаштырып барабыз, тормыш проблемаларын хәл итүдә кулдан килгәнчә булышуны максат итеп куябыз. Тормышыбыз, яшәү рәвешебез белән бергә газетабызның да йөзе үзгәрә, заман белән бергә атларга тырышабыз. Шул ук вакытта газетабыз битләрендә башка язмалар күрергә теләүчеләр дә бардыр, сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим. Гомумән, хөрмәтле укучыларыбыз, сездән хатлар, фикер-тәкъдимнәр көтеп калабыз. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Р.Исмәгыйлов,

"Саба таңнары" газетасы мөхәррире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев