Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мишәбаш халкы авылга хоккей мәйданчыгы ясатуны сорый

Халык җыеннары 4 февральдә Иштуган, Явлаштау, Югары Симет авыл җирлекләрендә дәвам итте. Явлаштауда үткән җыенда җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр күтәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Наил Фәйзуллин чыгышында Советның 2013 елдагы эшчәнлеге тулысынча яктыртылды. Җыен барышында авыл урамнарын төзекләндерү, Сабага баручы автобус маршрутын кире булдыру, Мишәбаш авылы спорт залына яшьләр белән эшләр...

Халык җыеннары 4 февральдә Иштуган, Явлаштау, Югары Симет авыл җирлекләрендә дәвам итте. Явлаштауда үткән җыенда җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр күтәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Наил Фәйзуллин чыгышында Советның 2013 елдагы эшчәнлеге тулысынча яктыртылды. Җыен барышында авыл урамнарын төзекләндерү, Сабага баручы автобус маршрутын кире булдыру, Мишәбаш авылы спорт залына яшьләр белән эшләр өчен тренер кирәклеге һәм әлеге авылга хоккей мәйданчыгы ясату кебек халыкны кызыксындырган сораулар күтәрелде. Шулай ук язгы су күтәрелгән чакта якындагы чишмәгә зыян салмасын өчен ясалма сулыкның (плотина) суын киметергә дигән тәкъдим әйтелде. Халыкны кызыксындырган бер генә сорау да игътибарсыз калмады.

Югары Симет авыл җирлегендә үткән халык җыенында җирлек башлыгы Илгизәр Әхмәдуллинның чыгышында җирлекнең эшчәнлеге чагылыш тапты. Халык тарафыннан Түбән Симет авылына клуб салу, су кертү мәсьәләсе, йортларны рәсмиләштереп бетерү, зиратларны төзекләндерү, кәрәзле телефон белән сөйләшү мөмкинлеге булдыру мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук күп җыеннарда күтәрелгән урам юлларын төзекләндерүгә кагылышлы сораулар да бирелде.

Иштуган авыл җирлеге башлыгы Ренат Галиәхмәтов чыгышында 2013 елда халык соравы буенча хәл ителгән һәм ителәсе мәсьәләләр яктыртылды. Мәдәният йортында эшләп килүче ансамбльгә сәхнә костюмнары булдыру, зират юлына таш түшәп бетерүгә кагылышлы сораулар бирелде. Шулай ук шәхси мәсьәләдә җир участогы һәм фатир алу буенча сораулар яңгырады. Халык сорауларының уңай хәл ителәчәге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев