Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мондый бәйрәм башка җирдә юк [+фоторепортаж]

Ял, бәйрәм көннәрендә дә хезмәттән аерыла алмаган терлекчеләрне хөрмәтләү чарасы республикада бердәнбер - безнең районда гына дисәк тә, ялгышмабыз.

Хөрмәтләү аланы

Слетның быелгысы да Лесхоздагы матур аланлыкта үтте. Бәйрәм Нургали мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сафинның Коръән сүрәләре укуы белән башланды. Районыбызның алдынгы терлекчеләре, белгечләре, гаилә фермалары булдыручылар, хез­мәт ветераннары, юбилярлар, яшь терлекчеләр тәбрикләнде ул көнне. Аларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хә­сәншин котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Идарә начальнигы терлекче­ләрнең хезмәтен югары бәяләп, терлекчелеккә кертелгән яңа технологияләр нигезендә зур уңышларга ирешүләрен бил­геләп үтте. Шулай ук рес­публиканың авыл хуҗалыгы белән тыгыз элемтә булдырып эшләүче оешма-предприятие вәкилләре бүләксез кил­мәгән.

Бәйрәм флагын "Мөхәммәт­шин" крестьян-фермер хуҗа­лыгы сыер савучысы Рузалия Нәҗ­мет­динова һәм "Мишәбаш дуңгызчылык комплексы" осеменаторы, узган елгы көрәш батыры Булат Нургалиев күтәрде. Җаваплылыгы чикләнгән "Са­­­ба" җәмгыяте җитештерү технологы Айрат Юнысовка, "Туган як" җәмгыяте ферма мөдире Вакыйф Мифтаховка, "Саба" җәмгыяте сыер савучысы Зөлфия Насыйбуллинага, "Мичән" бригадасы җитәкчесе Айнур Нуриевка Татарстан Рес­публикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Терлекчелек өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен җаваплылыгы чикләнгән "Туган як" җәмгыятенең сыер савучысы Кадрия Ибраһимова, бозау караучы Кадрия Хәйбриева Саба муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. "Эзмә сөтчелек комплексы" җәмгыяте терлекчесе Альфира Тимергалиева район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

Җаваплы һәм четерекле хез­мәтләрендә алны-ялны белми эшләп, уңышларга ирешкән бик күп хезмәтчәннәр тәбрикләнде. Аларның исемнәре белән газетабызның электрон сайтында таныша аласыз.

Тәкә - Нургалиевта Бәйрәмнең икенче өлешендә терлекчеләр "Болгар" радио­сының "Чәк-чәк шоу" проекты белән берлектә төрле уен­нарда көч сынашты. Сәхнә йолдызларының җырларын тың­лап хозурланды.

"Нырты" хуҗалыгыннан килгән "Байкал" кушаматлы ат үзе белән ике дистәгә якын кеше тугарып-җигеп уйнаса да, түзде. Ә ярышта 1 минут 59 секунд вакыт белән Сәрдәдән Илназ Галимов беренчелекне алды. Ныртыдан Илнур Галәвиев 1.60, Шыңардан Илүс Нәҗмиев 2.31 секундта башкарды бу эшне. "Симет" хуҗалыгыннан Фи­дая Мөхәммәтгалиеваның җи­тезлегенә күз иярми. Ун ел буе ат белән эшкә йөргән сыер савучы ханым 2 минут 20 секунд эчендә туарып, җикте. Өченче елын инде беренчелекне бирми Фидая. Хезмәттәше Тәнзилә Фатыйхова ике генә секундка калышып, икенче урынга чыкты.

Пычкы белән утын кисү ярышы да киеренке рухта барды. Беләкләре хезмәттә чыныккан терлекчеләр кулында пычкылар уйнаклап кына торды. "Шытсу"дан Илһамия Зәй­нул­лина һәм "Нырты"дан Зилә Кашапова җитезрәк булып чыкты.

Хуҗалыкларда сыер саву ап­па­раты кулланыштан тө­шеп барса да, рәтен белеп эш­ләүчеләр байтак икән. "Нырты" ху­җа­лыгының Арташ бүлек­чәсе сыер савучысы Гөлгенә Фә­ләхова 3 минут 41 секунд эчендә сүтеп җыйды аппаратны.

Кемдер әтәч куып тотып, кемдер кул көчен сынап, ә узган елгы көрәш батыры, осеменатор егет Булат Нургалиев быел да тәкә белән кайтып китте бәйрәмнән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин:

-Хуҗалык елының 6 айлык эш күрсәткечләрен узган елның шул чоры белән чагыштырганда сөт җитештерү 102 %, ит җитештерү 105% тәшкил итә. Сөт җитештерү "Курсабаш" хуҗалыгында 119%ка, "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгында 115%ка артып үтәлде. Ит җитештерүдә "Мәртен" агрофирмасы 236%, Саба җәмгыятенең Мичән бүлекчәсе 109% үсеш бирде.

Фоторепортаж- 1 бүлек

Фоторепортаж- 2 бүлек

Фоторепортаж- 3 бүлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X