Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәртен авылында Фидәрис Ганиев истәлегенә багышланган "Итекле хоккей" турниры [+фоторепортаж]

Бу якшәмбе Мәртен авылында "Фидәрис Ганиев исәлегенә итекле хоккей турниры" булып узды. Барысы 5 команда җыелып алар "Ялкын", "Очкын","Шырпы", "Күмер", "Утын" командалары исеме астында көч сынаштылар.

Исемнәрнең болай аталуында ерак түгел яр буенда кабызылган учак һәм анда хуш-исләр чыгарып пешүче ит шулпасы да тәэсир иткәндер. Һәр уен матур итеп сәламләшү белән башланып китеп бер тайм 7 минут дәвам итте.Иң күп очко җыеп "Шырпы" командасы беренчелекне яулады. Аларга кубок, һәм медальләр тапшырылды. Медальләр дүртенче урынга кадәр һәр катнашучыга әзерләнгән иде. Болардан тыш иң күп очко кертүче (Шәмсетдинов Илсаф - 11 гол) ,иң шәп сакчы (Илназ Халилов), үзенчәлекле уенчы (Айзат Шәмсетдинов), яхшы капкачы (Муса Шәмсетдинов), иң матур гол кертүче (Илдус Кәримов) аерым бүләкләнде. Аларга "Спортмастер" кибетенә сертефикат тапшырылды. Тәнәфес ясап, тамак ялгап алган арада Айдар Вакказовның улы Азат (ул Казанда хор түгәрәгенә йөри икән) башкаруында матур җырлар яңгырады. Беренче урынны алган җиңүчеләргә Фидәрисне әтисе Мулланур Ганиев та үзенең кечкенә генә бүләкләрен тапшырды. Чара уен тәмамлангач клубта концерт белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев